Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Авырмыйм, дисәң...

1 гыйнвардан 21 гыйнварга кадәр Түбән Камада 1138 бала тын юлларының кискен вируслы инфекциясе белән авырган. Декабрьдә бу сан ике мәртәбә артык булган – 2586 очрак теркәлгән. Грипп белән авыручылар булмаган, дип хәбәр итәләр балалар хастаханәсеннән.

Кышның икенче яртысында грипптан прививка ясауның файдасы юк, шуңа күрә табиблар профилактик чараларга игътибар итәргә кушалар. Беренчедән, кешеләр күп булган урыннарга балалар белән йөрмәскә. Икенчедән, 1,5-2 сәгать саен кулларны юарга яки салфетка белән сөртергә. Бу чара инфекция йоктырудан 60 процентка кадәр сакларга мөмкин. Маска кияргә онытмагыз. Аны авыру кеше түгел, киресенчә, коллективта авыру булса, сәламәт кешеләр кияргә тиеш. Һәм иң мөһиме: үзегез яки балагыз чирләсә, өйдә калырга кирәк.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев