Туган як

Авырырга теләмәсәгез

Түбән Камада грипп авыруына каршы вакцинация башланды. Медицина, сәүдә һәм транспорт өлкәсе хезмәткәрләренә прививка ясалды инде. Быел вакцинацияне 110 мең кеше узар дип планлаштырыла, шуларның 60 меңе - Түбән Кама районы үзәк дәваханәсе пациентлары. Гриппка каршы чараны алдан ук күрергә теләүчеләргә участок терапевтына барырга кирәк. Оешмалар яки предприятиеләр җитәкчеләре дәваханәгә...

Түбән Камада грипп авыруына каршы вакцинация башланды. Медицина, сәүдә һәм транспорт өлкәсе хезмәткәрләренә прививка ясалды инде. Быел вакцинацияне 110 мең кеше узар дип планлаштырыла, шуларның 60 меңе - Түбән Кама районы үзәк дәваханәсе пациентлары.
Гриппка каршы чараны алдан ук күрергә теләүчеләргә участок терапевтына барырга кирәк. Оешмалар яки предприятиеләр җитәкчеләре дәваханәгә мөрәҗәгать итсә, хезмәткәрләренә прививканы табиблар үзләре барып ясаячак. Моның өчен штаттан тыш эпидемиологка 8(8555)24-31-59 номерына шалтырату сорала. Вакцинация - түләүсез.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: