Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Авырганчы прививка ясату хәерлерәк

Елның салкын чорына кердек. Ә анда безне, грипп дигән зәхмәт сагалап тора. Аңа каршы көрәшүнең бер юлы вакцинация. Татарстанда гриппка каршы прививка ясату кампаниясе инде башланды. Быел республикада яшәүчеләрнең кырык процентына вакцина ясау планлаштырыла. Роспотребнадзор ОРВИ һәм гриппның иң котырган вакыты ноябрьгә туры килер, дип фаразлый. Шуңа да сентябрь прививка...

Елның салкын чорына кердек. Ә анда безне, грипп дигән зәхмәт сагалап тора. Аңа каршы көрәшүнең бер юлы вакцинация. Татарстанда гриппка каршы прививка ясату кампаниясе инде башланды. Быел республикада яшәүчеләрнең кырык процентына вакцина ясау планлаштырыла. Роспотребнадзор ОРВИ һәм гриппның иң котырган вакыты ноябрьгә туры килер, дип фаразлый. Шуңа да сентябрь прививка ясау өчен иң кулай вакыт булып санала. Чөнки аның авырудан саклау тәэсире 7-15 көннән, ә иммунитеты түбән кешеләрдә һәм өлкәннәрдә 1-1,5 айдан башлана.
Түбән Кама табиблары гриппка каршы көрәшне башлап җибәрде: поликлиникаларда прививка ясыйлар. 6 сентябрьгә исә шәһәр һәм районның барлык поликлиникалары да җитәрлек дәрәҗәдә вакцина белән тәэмин итлгән.
Гриппка каршы прививканы кеше үзе теркәлгән поликлиникада ясата ала. Моның өчен паспорт һәм ОМС полисы алып килергә кирәк.
Гриппны хроник йөрәк-кан тамыры, үпкә (шул исәптән бронхиаль астма), шикәр чире, бөер һәм кан авырулы, йөкле хатыннар, 65 яшьтән өлкән, 2 яшькә кадәрле балалар һәм иммун системасы какшаган кешеләр авыррак кичерә. «Шуңа да аларга, һичшиксез, прививка ясату мөһим», - дип кисәтә табиблар.
Грипп вирусы үзгәрүчән. Ел саен аның яңа төрләре (штаммнары) барлыкка килә. Шуңа бәйле рәвештә вакциналар да яңартыла. Узган ел ясалган прививка быел өчен ярамый. Моны аңлаган һәркем бу чарага җитди карарга һәм ел саен прививка ясатырга тиеш.
ИСТӘ ТОТЫГЫЗ!
- Грипп хроник авыруларны көчәйтә.
- Вирус пневмония, бронхит, отит китереп чыгарырга мөмкин.
- Грипптан иң зур зыян нерв системасына килә. Нәтиҗәдә, кеше менингит, невралгия, энцефалиттан интегә.
БОЛАРНЫ булдырмас өчен нишләргә?
- Вакцина ясатырга.
- Витаминлы ризыклар - җиләк-җимеш, суган, сарымсакны күбрәк ашарга.
- Саф һавада күбрәк булырга.
- Физкультура белән шөгыльләнергә.
- Авыру кеше янәшәгездә булганда, битлек кияргә, кулларны ешрак юарга.
- Грипп белән авыручы кеше төчкергәндә, авыз-борынын капларга тиеш.
- Грипп көчәйгән вакытта массакүләм чараларда катнашмаска, җәмәгать урыннарына бармаска тырышыгыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев