Туган як

Авылның ак халатлы шәфкать ияләре

Табиблар турында күп языла, ә авыл җирендәге акушерлар, фельдшерлар, ничектер, читтә кала. Шәһәрдә ак халатлылар билгеле сәгатьләрен эшлиләр дә, дәваханә ишегеннән чыгуга, башкалар кебек гади кешегә әйләнәләр. Ә авыл докторы көн дими, төн дими, авырып киткән кеше янына чыгып йөгерә. Узган гасырның алтмы-шынчы елларында Кы-зыл Чапчак участок дәва-ханәсенә, юллама буенча,...

Табиблар турында күп языла, ә авыл җирендәге акушерлар, фельдшерлар, ничектер, читтә кала. Шәһәрдә ак халатлылар билгеле сәгатьләрен эшлиләр дә, дәваханә ишегеннән чыгуга, башкалар кебек гади кешегә әйләнәләр. Ә авыл докторы көн дими, төн дими, авырып киткән кеше янына чыгып йөгерә.
Узган гасырның алтмы-шынчы елларында Кы-зыл Чапчак участок дәва-ханәсенә, юллама буенча, акушер булып, чуваш кызы Лена эшкә килә. Ул вакытларда әле гаиләләрдә балалар ишле - һәр өйдә бишәр, хәтта сигез-тугызар бала. Араларында авыручылары да күп була. Кайчакларда бер төндә йөкле хатыннарны икешәр мәртәбә район үзәгенә илтә барырга туры килә. Әле ул елларда хәзерге кебек асфальт түгел, хәтта күтәрткән юллар да булмый. Язгы-көзге пычракларда, кышкы бураннарда йөк машинасында, ат чанасында йөргән чаклар. Машина, ат табулары да ул вакытта акушер өчен зур проблема булган... Йокысыз төн үткәрдем дип өйдә калып булмый, солдат кебек, иртәдән үк үз эш урынында булырга тиеш.
Авылда акыллы-тәртипле булулы белән дан тоткан Кәлиләр нәселеннән Галимҗанга кияүгә чыккан Лена килен буларак та сынатмый. Каенанасы белән озак еллар бергә тату яшиләр. Фәхирә әби Лена апага әйтеп калдыра: «Мин үлгәч, намазлык белән дисбемне төреп җыеп куй, берәр вакыт безнең өйдә дә намаз укучы булыр әле». Фәрештәләрнең «амин» дигән чагына турына туры килгәнме, Лена апа үзе намазга баса, мәчеткә йөреп, Корьән укырга өйрәнә...
Галимҗан абый белән Лена апа тирә-юньдә-геләргә үрнәк гаилә булып гомер кичерәләр. Югары белем алган уллары Нельсон күрше авыл кызы Альбина белән тормыш корды. Альбина да, каенанасы кебек үк, бик тә мәрхәмәтле шәфкать туташы. Лена апаның оныклары да акыллылар. «Алма агачыннан ерак төшми» дип, халык белмичә әйтми шул. Утыз ике ел акушер булып лаеклы ялга чыккан Лена апа, инде олыгайдым дип авырсынып тормый, әле хәзер дә күршеләренә, авылдашларга беренче ярдәм күрсәтә.
Үземнең туган авылым Түбән Чаллыда да кешеләргә мәрхәмәтле, ярдәмчел һәм күңеле өстендәге халатыдай ак булган фельдшер Маруся апа бар. Түбән Чаллыга ул 1958 елда фельдшер булып килә һәм егерме өч ел авылыбызда эшли. Дүрт дистә елдан артык эш стажына ия Маруся апага да көн белән төнне ялгап, чирлеләргә ярдәм күрсәтергә туры килгән ул елларда.
Маруся апа фельдшер булып эшли башлаганның беренче ун елында һәр ел саен - 35әр (бер ел-
ны - 44), ә соңгы елларда 25әр бала туа. Кызыл Чапчактагы электр станциясеннән токны төнге 12гә кадәр биргән еллар. Шунлыктан, төн урталары узгач тулгаклары башланган хатыннарны фонарь яктысында бәбиләткән вакытлары да булган. Йорт саен йөреп, балаларга һ.б. прививкалар ясау, авырып киткән кешеләрнең өйләренә йөреп укол ясау, дәва-
лау - боларның барысына да ничек өлгергәндер Маруся апа...
Арып-талып кайтуына, өйдә бит әле аны тавык та чүпләп бетермәслек эш-мәшәкать көтә. «Төнге уникедән, бердән соң гына йокларга ята идем», дип искә ала Маруся апа ул авыр вакытларны.
Альберт абый белән Маруся апа өч балаларын да үзләре шикелле тырыш, тәүфыйклы итеп үстерделәр. Балаларының барсы да югары белемле.
Ак халатларыннан да аграк, сафрак күңелле, шәфкатьле җаннар - авыл докторлары Лена һәм Маруся апалар олысына да, кечесенә дә үзләренең төпле, акыллы киңәшләрен биреп, сер сыйдырып, кешеләргә булдыра алганча ярдәм итеп яшиләр.
Асия ИСХАКОВА.
Кызыл Чапчак авылы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: