Туган як

"Ашыгыч ярдәм"не уйнап чакырмагыз...

Узган атнада "Ашыгыч ярдәм"не 1603 мәртәбә чакыртканнар. ОРЗдан (218 очрак), йөрәк авыруларынан (94), кан басымы уйнаудан (50), бронхиаль астмадан (36) интегүчеләргә табиб ярдәме кирәк булган. Төрле травмалар белән 98 кеше мөрәҗәгать иткән, 9 кешенең тәне пешкән, 23 - инсульт, 45 агулану очрагы булган. 35 исереккә дә "Ашыгыч ярдәм" чакыртканнар. 44...

Узган атнада "Ашыгыч ярдәм"не 1603 мәртәбә чакыртканнар. ОРЗдан (218 очрак), йөрәк авыруларынан (94), кан басымы уйнаудан (50), бронхиаль астмадан (36) интегүчеләргә табиб ярдәме кирәк булган. Төрле травмалар белән 98 кеше мөрәҗәгать иткән, 9 кешенең тәне пешкән, 23 - инсульт, 45 агулану очрагы булган. 35 исереккә дә "Ашыгыч ярдәм" чакыртканнар. 44 очракта кайсыдыр юньсезләре, куллары кычытканга гына, телефоннан "03"не җыйганнар. Сәбәпсез-нисез, "Ашыгыч ярдәм"гә шалтыратканчы, телефонда утыручы белгеч сезгә әрәм иткән кадерле минутларның гомере кыл өстендә торучы авыру кешеләргә кирәк булуын уйлый белсәгез иде.

Күргәнегезчә, агулану очраклары узган атнада да шактый күп булган. Гөмбә ашап агуланган 40 яшьлек хатынны дәваханәгә илткәннәр. Якты дөньядан туйган 33 яшьлек ир-ат йокы дарулары эчкән, 40 яшьлек хатын үзенең кан тамырларын кискән. Аларның акылсызлыгы аркасында күпме кешенең алтындай вакыты һ.б. әрәм була. Кайсысының кулы, кайсысының эче һ.б. пешкән 1 һәм 2 яшьлек кызчыкларны балалар дәваханәсенә илткәннәр. Кыйналган 36 һәм 51 яшьлек хатыннарга, 30 һәм 32 яшьлек ике ир-атка да табиблар ярдәме кирәк булган. Муенында пычак җәрәхәте булган 27 яшьлек ир-егетне дә дәваханәгә озатканнар. Кулын эт тешләгән 64 яшьлек ир исә дәваханәгә барырга ризалашмаган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: