Туган як

Ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшеры Руслан Каштымов “Безнең заман каһарманнары” премиясе лауреаты исеменә лаек булган

Лауреатлар арасында – 64 татарстанлы исеме: алар арасында табиблар, хокук сакчылары, үзиреклеләр...

Бу кешеләр ярдәмгә мохтаҗ кеше яныннан узып китми. Русланга да бүләк кеше гомерен саклап калу өчен тапшырыла. Вакыйга быел авыгуст аенда Сочи шәһәрендә пляжда булган.

Ял итүчеләр диңгездә бер ирнең батуын күргән. Коткаручылар аны чыгара алса да, ул суламаган. Руслан Каштымов якында гына булган. Ул “ашыгыч ярдәм” килгәнче, зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтеп, аны аңына китергән.  

Фото: https://ntr-24.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: