Туган як

Алтын куллы хирург Галиев

Бүгенге көннең яхшы табибы нинди булырга тиеш? Ак халатлы табиблар да безнең кебек үк гади һәм төрле холыклы кешеләр бит. Үзара сөйләшкәндә дә, шулай ук, массакүләм матбугат чараларында да үзебезнең медицинаны һәм шул тармакта эшләүчеләрне яхшы яктан сирәк телгә алабыз. Медицина тармагындагы проблемаларда эшебез юк, ә Гиппократ антына тугрылыклы хәлдә,...

Бүгенге көннең яхшы табибы нинди булырга тиеш? Ак халатлы табиблар да безнең кебек үк гади һәм төрле холыклы кешеләр бит. Үзара сөйләшкәндә дә, шулай ук, массакүләм матбугат чараларында да үзебезнең медицинаны һәм шул тармакта эшләүчеләрне яхшы яктан сирәк телгә алабыз. Медицина тармагындагы проблемаларда эшебез юк, ә Гиппократ антына тугрылыклы хәлдә, намус белән хезмәт итүче ак халатлы табиблар барлыгын искә дә алмыйбыз.
Бу язмам - үз вазыйфасын фидакарьләрчә үтәүче шундый табибларның берсе турында. Әнә ул, дәваханә коридоры буйлап үз дәрәҗәсен белүчеләргә хас булган ныклы адымнар белән атлап килә. Озакка сузылган катлаулы операциядән арып чыккан булса да, үзендә әле чирле кешеләр белән сүз алышырлык көч тә таба. Арудан, үзе аягында көчкә генә басып торса да, янына килгән һәр авыруны игътибар белән тыңлап, киңәшләрен бирә. Аның кемнәргәдер дәвалануының уңышлы буласына ышандырып бер генә сүз әйтеп куюы да күңелләрдә терелүгә өмет уята. Шуңа да авыру кешеләр аңа ышаныч тулы караш һәм чиксез ихтирам хисе белән төбәләләр.
«Аденома бик нык борчый башлагач, дәвалану өчен кая барырга белмичә, бик озак баш ваттым, - дип сөйләп торды миңа күптәнге танышым, шәһәрдәге танылган журналист. - Операциясез бу чирдән котылып булмаслыгы ачыклангач, дусларым һәм танышларымның кайберләре Казанга, икенчеләре Мәскәүгә, ә өченчеләре Израильгә үк барырга киңәш иттеләр. Әмма мин үзебезнең Түбән Кама дәваханәсенең урология бүлегендә дәваланырга булдым. Чөнки мин бу бүлек мөдире Рафаэль Хәйдәрович Галиевнең алтын куллы хирург булуы турында белә идем инде. Бәхетемә, дөрес карарга килгәнмен. Операция уңышлы булды, хәзер аденома белән бәйле барлык проблемалардан да котылдым. Бер генә нәрсә күңелне тырнап тора - бу хирургка алданрак барасы булган. Сүз уңаеннан, минеке шикелле үк чирдән җәфаланучыларның чит җирләргә баручылары соңыннан, барыбер, Рафаэль Хәйдәровичка килеп, кабат дәваланганнар».
Бу - алтын куллы хирург хезмәтендәге бер генә очрак. Заманында, төгәле 1991 елда дәваханә җитәкчелеге Рафаэль Галиевкә урология бүлеген җитәкләүне ышанып тапшырып, дөрес эшләгән. Шул чагында ук инде алар, аның үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән чын хирург булу белән беррәттән, яхшы җитәкче булачагын да аңлаганнар. Табиблык хезмәтенә административ эш күләме өстәлсә дә, Рафаэль Хәйдәрович яңа вазыйфада үзен бик тиз күрсәтеп өлгерә. Һәрбер көн аңа нинди дә булса яңалык, көтелмәгән хәлләр китерсә дә, ул үз бүлеге тормышы, андагы коллектив һәм аларның үз эшләренә мөнәсәбәте өчен үзендә зур җаваплылык тоя. Үз кулы астында эшләүчеләр, «безнең бүлек мөдире - таләпчән, әмма гадел кеше», дип әйтәләр аның турында. Чын ирләр ныклыгына ия җитәкче белән эшләве һәркемгә яхшы. Медицина белән таныш булмаган кешеләр хирургларга тылсым ияләре итеп карыйлар һәм, еш кына, чирләп киткән якыннары яшәрме, дигән үтә дә авыр сорау бирәләр. Алар табибка барысы да билгеледер, дип уйлыйлар. Ә табиб чишелеше үзенә бәйле булмаган катлаулы мәсьәлә алдында тора: белеме дә, тәҗрибәсе дә җитәрлек, әмма авыру кешенең организмы үзен ничек тотар? Доктор Галиев үзе исә һәрчак могҗизага ышана һәм, хәтта, кайчакларда ул чынга да аша, ди. Аның инануынча, чирле кеше табибка тулысынча ышанганда гына дәвалау уңышлы була. Һәр пациентның, медицина белән беррәттән, рухи ярдәмгә дә мохтаҗ икәнен аңлап эш итүче Галиевтә дәваланучылар шуңа да савыгып аякка басалар.
Кем әйтмешли, бер тарыдан ботка пешми. Бу уңайдан, Рафаэль Хәйдәрович җитәкчелегендәге урология бүлегендә югары профессиональлеккә ия бердәм коллектив тупланган. «Безнең хәзерге табиблар сайлап алган кебек, барысы да барысын да булдыра. Бүлегебездәге чирлеләрнең 70 проценты бирегә кичектергесез ярдәм аша ашыгыч төстә китерелә. Шунлыктан һәрчак операция ясарга әзер торабыз», ди ул. Чыннан да, урология бүлегендә югары категориягә ия табиблар командасы эшли. Һәм аларның һәркайсысы үзен исемләп телгә алырга лаеклы: алар - Олег Сергеевич Шварев, Расим Рафилович Мотыйгуллин, Равил Нариманович Әхмәтшин.
Бүгенге көндә Рафаэль Хәйдәрович - зур тормыш тәҗрибәсе туплаган һәм югары профессиональ осталыкка ия булган зирәк кеше. Хезмәт дәрте ташып торучы бу хирург үзенең эш дәверендә өч меңнән артык операция ясаган. Үзе исәбен белмәсә дә, шул еллар дәвамында күпме кешенең гомерен саклап калгандыр ул. Үзләрен туры мәгънәсендә чир тырнагыннан тартып алып аякка бастырганы өчен, йөзләрчә кешенең аңа рәхмәтле булуы бәхәссез. Бүгенге көндә дә урология бүлеге мөдире Рафаэль Галиев авыруларга операция ясый, үзенә хас аерым бер тыйнаклык белән көн дә табиблык батырлыгын дәвам итә. Бу исә аның булачак пациентларына терелеп аякка басу өмете бирә.
«Һәр көнеңне, дөньяда соңгы көн яшәгәндәй, кешеләргә файда китерерлек итеп уздырырга кирәк, -
ди Рафаэль Хәйдәрович. - Күбрәк шатланырга, булганының кадерен белергә һәм бер-беребезне яратырга кирәк. Бәлки, болар гадәти нәрсәләрдер, әмма нәтиҗәсе нинди!» Татарстанның атказанган табибы, Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы, үзебезнең шәһәрдә генә түгел, читтә дә оста хирург буларак танылган табибның - үзен бер пациенты атаганча, Тормыш докторының бу сүзләрендә тормыш хакыйкате ята түгелме?!
Борис ВЛАСОВ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: