Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Алсу тән тиресе – кинода гына

Балалар шәһәр хастаханәсенең табиб-неонатологы Зилә Әүхәдиева нарасыйларга кагылышлы кызыклы фактлар турында сөйләде.

Сабыйларның күз төсе үзгәрә 

Европасыман раса балалары еш кына зәңгәрсу күзле булып туа. Бу яңа туган  сабыйлар күзләрендәге төсле катлавында меланин пигменты аз булуы белән бәйле икән. Меланин җыела барган саен, ике ел эчендә күз төсе дә үзгәрә. Аның күләме күбрәк булса, күзләр көрән яки кара төскә керә, азрак калса – зәңгәрсу яки соры була.
Балаларның башлары еш кына озынча яки яссы формада була. Бу – нормаль күренеш, иң мөһиме баш формасы симметрияле булсын. Баланың баш сөяге йомшак һәм үзгәрүчән, шуңа күрә күпмедер вакыттан соң баш формасы да бераз үзгәрә.
Шунысы да бар: баш – яңа туган сабыйның иң зур тән әгъзасы. Ул хәтта күкрәк читлегеннән зуррак! Зурлыгы буенча алар ике айдан гына тигезләшә. Әти-әниләр арасында хәтта югалып калучылар бар. Олыларда баш белән гәүдәнең чагыштырма зурлыгы 1:8 тәшкил итсә, сабыйларда башта ул – 1:4 була.


Бала тугач та, авырлыгын югалта


Яңа туган сабый тәнендәге артык дым юкка чыга. Сыеклык баланың үпкәләре эшли башлап, сулыш алганда да, сидек куыгы һәм эчәкләр эшли башлагач чыга. Әмма табигый авырлык югалту 100-200 граммнан артмаска тиеш.
Сабыйның эчәклеге стериль диярлек була. Бала дөньяга килеп берничә секунд узгач ук анда тирәлектәге беренче микроорганизмнар керә башлый. Аларның файдалылары (лакто һәм фитобактерияләр) күбрәк керсен өчен, тугач, мөмкин кадәр тизрәк әнисе күкрәгенә салырга киңәш ителә.


Тәннәре «йонлач»


Вакытыннан алдан туган балаларның битләрендә, җилкәләрендә, аркаларында йон үсеп чыккан була. Мондый күренеш вакытлары җитеп, дөньяга аваз салган кайбер сабыйларда да күзәтелә. «Лануго» дип аталган бу йон ана карынында булган баланың тиресен саклый, йөклелекнең сигезенче аенда коела.
Киноларда еш кына сабыйларның тән тиресе алсу төстә итеп күрсәтелә. Чынлыкта, туган вакытта алар күп очракта кып-кызыл була, ә менә кислород җитмәгән сабый зәңгәрләнә. Тугач та, күпмедер вакыттан соң баланың тәне саргая. Физиологик сары авыруы 1-2 атнада узып китә.

Фото:https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев