Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Алкоголь мафиясе – илне һәм аның халкын кыручы

Күптән түгел кулыма шактый кызыклы видеоязма килеп эләкте. «Россиягә каршы алкогольле һәм наркотиклы террор» дип аталган бу лекциянең авторы - «Халык аеклыгы өчен көрәш союзы» рәисе Владимир Ждановны моңарчы ишетеп белсәм дә, әлеге видеоязмага битараф кала алмадым. Профессорның кайбер фикерләре бу мәкаләдә дә чагылыш табарга тиеш, дип уйлыйм. Мәгълүматның шактый...

Күптән түгел кулыма шактый кызыклы видеоязма килеп эләкте. «Россиягә каршы алкогольле һәм наркотиклы террор» дип аталган бу лекциянең авторы - «Халык аеклыгы өчен көрәш союзы» рәисе Владимир Ждановны моңарчы ишетеп белсәм дә, әлеге видеоязмага битараф кала алмадым. Профессорның кайбер фикерләре бу мәкаләдә дә чагылыш табарга тиеш, дип уйлыйм. Мәгълүматның шактый өлеше кайберәүләргә яңалык булмаса да, кемнедер уйланырга мәҗбүр итәр, бәлки.
Әйдәгез, берничә дистә елга артка кайтыйк әле. 1965 елда Россиядә үлүчеләр бер меңгә 6 кеше туры килә һәм дөньяда иң түбән күрсәткеч булып исәпләнә иде. Заманында бездә моны совет медицинасы казанышы буларак билгеләделәр. Әмма үлүчеләр саны кинәт артып китте һәм 1980 елда бер меңгә 12 кешегә җитте. Шул рәвешле, унбиш ел эчендә үлүчеләр саны 2 мәртәбә артты. Бу котычкыч хәлне ничек аңлатырга да белмәделәр. Ә куркып калган халыкны ничек булса да тынычландырырга кирәк иде, шуңа күрә, җавабын бик тиз таптылар: әлеге күренешне сугыш кайтавазы дип атадылар, сугыш һәм аннан соңгы елларда җәфа чиккән халыкның күпләп үлә башлавы белән аңлаттылар. 1980-85 елларда үлүчеләр саны тотрыклыланса (12), 1985 елда ул кинәт кими башлады - бер меңгә 6 кеше калды. Әмма 1988 елда үлүчеләр тагын артты. 1994 елда исә әлеге күрсәткеч бер меңгә 20 кешедән исәпләнә иде инде. Бүген бу сан, районына карап, 20-25 арасында тибрәлә.
Ул елларда туучылар саны ничегрәк булды икән? 1965 елда Россиядә ел саен бер мең кешегә 20 бала туа һәм без Европада туучылар саны буенча икенче урында тора идек. (Бары бер илдә - Албаниядә туучылар санының әлеге күрсәткечтән артык булуы билгеле, әмма Албаниянең мөселман иле булуын истән чыгармаска кирәк.) Тик кинәт туучылар кими башлый һәм 1980 елда бер мең кешегә нибары 14кә кала. Ничек кенә сәер тоелмасын, моны урбанизация белән аңлатырга маташтылар. Биш ел буена тотрык-лы булып калган күрсәткеч 1985 елда тагын үзгәрде һәм Россия тарихында моңарчы күзәтелмәгән «демографик шартлау» белән тәмамланды. Туучылар саны кинәт артты, ә 1987 елда бер мең кешегә 20 балага җитте. Әмма 1988 елда әлеге күрсәткеч янәдән кими башлап, 1994 елда бер меңгә 6 кеше булып калды. (Дөрес, туучылар санын арттыруга юнәлтелгән ашыгыч чаралар бәрабәренә соңгы елларда илдә яңа туган балалар саны, акрынлап, артуга бара.)
Игътибар иткәнсездер, югарыда язып үткән вакыйгалар алты ел эчендә була. Профессор В.Жданов бу турыда болай ди: «Алты елда без чәчәк атучы милләттән үлеп баручы ширкәткә әверелдек. Шушы ук хәл Украинада, Белоруссиядә, Татарстанда һәм башка республикаларда кабатланды». Боларны ничек аңлатырга соң, дип баш ватучыларга «җавап артыннан ерак йөрисе юк» диясем килә. Моның өчен Россиядә кеше башына эчелгән спирт күләмен белү җитә. Ул һәрвакыт төрле регионнарда эчкечелек дәрәҗәсен чагылдыручы гадел күрсәткеч булып кала. Эчкечелекнең уртача күрсәткечен алу өчен ел буена эчелгән сыра, шәраб һәм аракыдагы спиртны кушып, халык санына бүләләр.
Әгәр үлүчеләр санына кагылышлы мәгълүматны кәгазьгә төшереп, кәкре сызык үткәрсәң, Россиядә кеше башына эчелгән спирт күләмен чагылдырган графикның шушы кәкре сызык белән тәңгәл килүен күрергә була. 1965 елда ел дәвамында кеше башына эчелгән спирт күләме 6 литр булса, 1980 елда ул 12 литрга җитә. 1980-85 елларда алкоголь базары стабильләшү белән, үлүчеләр саны да тотрыклылыкны саклый. 1985 елда алкогольгә каршы кампания гамәлгә ашырыла башлагач, шайтан суын җитештерүче һәм сатучы заводлар, кибетләр ябыла.Нәтиҗәдә, кеше башына эчелгән спирт күләме кими (ул 5 литрга кала) һәм, шуның белән бергә, үлүчеләр саны сизелерлек азая. Ни кызганыч, әмма 1988 елда инде хакимияткә аекландыру сәясәтенә каршы көчләр килә...
- Ниятләре - безнең илдә приватизация үткәрү иде. (Бу француз сүзенең бер мәгънәсе - «талау».) Исемнәре һәркемгә билгеле булган бер төркем олигарх, халыкны талап, гомумхалык милкен үзләштерергә уйлады. Әлеге сәясәтне тормышка ашыручылар эшен Чубайс һәм Гайдар кебек явызлар дәвам иттерде, - ди профессор В.Жданов. - Һәрберебез аңлый: аек һәм сәламәт кешегә караганда, исерек һәм авыру кешене талау күпкә җиңелрәк. Ә теге бәдбәхетләр илдә егерменче гасыр башынача бөтенләй диярлек аракы эчмәгән халыкны эчкечелеккә өйрәтү программасын җәелдереп җибәрде. 1994 елда Россиядә җан башына эчелгән спирт күләме 20 литрга җитте, хәзер ул 20 һәм 30 арасында чайкала. Ә бит Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматына караганда, аның 8 литры да инде милләт үлеменә китерә. Ә бездә - 20дән артык...
Шулай итеп, безнең илдә үлемгә китерүче төп сәбәп - алкоголь һәм аның артында торучы алкоголь мафиясе. Әйе, барыбызның да нефть һәм газ мафиясе турында ишеткәнебез бар, ә менә халык кесәсеннән миллиардлар суырып яткан һәм миллионлаган кешене зиратка илтеп тыккан алкоголь мафиясе турында сөйләүчеләр юк. Текәлеп карап та, эчкечелек проблемасын күрергә теләмәгән хакимият сәясәте бигрәк тә күңелне әрнетә.
Хәзер янәдән туучылар санына әйләнеп кайтыйк әле: кеше башына эчелгән спирт күләме артканда, туучылар кими, һәм киресенчә. Бу - социологик канун, барлык илләрдә дә шулай. Чагыштырып карыйк әле: елына 6 литр эчкәндә, туучылар - 20, эчкечелек үссә, туучылар кими, берсе тотрыклыланганда, икенчесе кимеми-артмый саклана, кеше тормышыннан алкогольне алып ташладың исә, җәмгыятьтә туучылар саны арта. Ә бит 1985 елда демографик проблема дип авыз ачучы кешеләр булмады - халык үзе теләп бала тапты. Аптырыйсы юк: балаң булу - ир-ат өчен дә, хатын-кыз өчен дә иң зур бәхет бит ул! Хәзер инде кешегә икенең берсен: я баланы, я шешәне сайларга туры килә. Ә адәм баласы аракыны сайлый.
Ни өчен безнең илдә бала тапмыйлармы? Сәбәбе - алкоголь, аның артында торган алкоголь мафиясе, демография турында сүз куертып та, әлеге проблеманың иң куркыныч ягы - яшьләрнең эчкечелеккә сабышуын күрергә теләмәгән хакимият сәясәте. Илне исерткеч эчемлекләргә батырдылар да... Туучылар саны да бик тиз кимеде.
Алга таба профессор тактага тагын бер сызык сыза. Монысы «Халыкның популяцион демография коэффициенты» дип атала. Ул зиһен ягыннан артта калган балалар мәктәпләрендә укучылар процентын чагылдыра. Эш шунда ки, бу балаларның 97 проценты - алкоголь кулланучы ата-аналар корбаннары. Әгәр 1965 елда Россиядә нормадан тайпылышлары булган балалар 8 проценттан артмаса, 15 ел эчендә бу сан ике мәртәбә арткан. Аннары янәдән кимегән, ә 1985-88 елларда кимчелекле балалар 0,5 проценттан да азрак туган.
- Без башта моңа ышанмадык. Югыйсә, кеше башына эчелгән спирт күләме 2 мәртәбә кимегәч, тулы түгел сабыйлар саны да ике тапкыр азрак (ягъни 8 процент) булырга тиеш бит. Әмма 1985-87 елгы алкогольгә каршы кампания барышын анализлаганнан соң шуны аңладык: айныту чаралары беренче чиратта яшьләргә тәэсир иткән, алар аек яшәү рәвешенә бик җиңел күчкән. Бу яшьләр сау-сәламәт токым тудырган да инде. Нәкъ 1985-87 елларда туган сабыйлар - рус һәм татар милләтенең бердәнбер генетик өмете... Тик бүген шушы балаларны «Клинское» сырасы артыннан чаптыралар! Аларның генофондын сыра белән һәлак итәләр, - дип ачына профессор В.Жданов.
1988 елда, илне алкоголь белән тутыра башлауга, кимчелекле балалар саны кинәт арта башлады. Рәсми мәгълүмат буенча, 1998 елда Россиядә нормадан тайпылышлар белән туган балалар 37 процентка җиткән. Ә Новокузнецк кебек иң исерек регионнарда бу сан күптән 50дән артып китте. Анда авыру балалар сәламәт сабыйларга караганда күбрәк туа.
- Шулай итеп, илебез халкы гарипләнүенең (дебилләшүенең) төп сәбәбе - алкоголь, аның артында торучы мафия, әлеге проблеманы күрергә теләмәүче түрәләр... Яшьләр туктаусыз эчкәндә, туучылар санын арттырырга омтылу - илдә дебиллар үрчетүгә тиң. Әүвәл яшьләрне айнытырга, аннары инде акчасын, фатирын бирергә, аларны балалар табарга өндәргә кирәк, - дип саный профессор. Ана капиталы гына да күпме бәхәсләр уятты. Акчаны да икенче баланы табуга тапшырырга тәкъдим ителгән иде. Ул вакытта нәрсә булачагын күз алдына да китерәсе килми. Шул ук эчкечеләр, икенче балаларын табып, акчасын шундук эчеп бетерер иде. Ә аларның балалары белән нишләргә? Куркыныч проблема...
Бу темага кагылышлы әйтәсе килгән фикерләр күп әле, билгеле ки, аларның барысы да шушы мәкаләдә чагылыш тапмады. Киләчәктә әлеге проблемага тагын әйләнеп кайтырбыз. Әлегә, мөмкин булса, профессор В.Ждановның видеоязмаларын карарга тырышыгыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев