Туган як

Алдан язылу кирәкми

Олылар өчен 1 нче поликлиникада тән температурасы югары булган авыруларны башка бүлмәләрдә кабул итәләр.

“Кызыл зона” поликлиника артында кызыл кирпечтән төзелгән өч катлы бинада урнашкан. Аңа керү урыны бала табу йортына “карый”.  Табибларга алдан язылу кирәкми, чират буенча кабул итәләр. Куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытмау зарур. Авыру һәм сәламәт кешеләрне аеру өчен аерым керү урыны булдырылган. Табиблар эш көннәрендә – 07.00-19.00 сәгатьтә, шимбә  – 08.00-18.00 сәгатьтә, якшәмбе 08.00-15.00 сәгатьтә кабул итә.

Фото: https://ntr-24.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: