Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Ак халатыдай пакь, саф күңелле шәфкать туташы

Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының республика турында катнашырга әзерләнеп йөрүче Физалия Шакирова безнең «Туган як» редакциясенә язгы ташкындай килеп керде. Сылу кызыкайның, иң элек, чын яшен ишетеп бер шаккатсак, район үзәк дәваханәсенең операция бүлегендә шәфкать туташы булуын белеп, тагын да сәерсендек. Мондый зифа буй-сын, йөз-кыяфәт белән бары тик подиумнарда заманча кием-салым...

Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының республика турында катнашырга әзерләнеп йөрүче Физалия Шакирова безнең «Туган як» редакциясенә язгы ташкындай килеп керде. Сылу кызыкайның, иң элек, чын яшен ишетеп бер шаккатсак, район үзәк дәваханәсенең операция бүлегендә шәфкать туташы булуын белеп, тагын да сәерсендек. Мондый зифа буй-сын, йөз-кыяфәт белән бары тик подиумнарда заманча кием-салым гына күрсәтеп йөрергә буладыр. Ә Физалия инде егерме бер ел буе медицина тармагында эшли.
Һәр эш көнеңдә гомере үлем белән яшәү арасында кылдай тартылган чирлеләр белән очрашу, операция ясаучы хирургның беренче ярдәмчесе - операция шәфкать туташы булу өчен күпме түземлек, җитезлек һәм нинди генә катлаулы хәлләрдә дә югалып калмаслык көчкә ия булу кирәктер ул. Ә бу чандыр кызга каян килгән икән андый ихтыяр көче, үз һөнәрен изге итеп күрү сәләте?
Кечкенәдән табиб булырга хыяллангандыр дияр идең, мәктәптә гел бишлегә генә укыган кыз үзен педагог итеп күрергә теләгән. Әмма укытучысы, «елдан-ел балаларның холкы үзгәрә, катлаулана бара, сәламәтлегең бетәр», дип, аның бу ниятенә каршы төшә. Әнисенең «безне дәваларсың, медучилищега бар», дигән киңәшен тотып, Физалия Түбән Кама медицина училищесына керә... 1994 елда шәфкать туташы белгечлеге алып чыккан кыз операция бүлегендә эшләргә теләсә дә, урын булмый. Үзе теләгән эшкә урнашканчы, аңа әле травматология пунктында гипс салучы, аннан соң район үзәк дәваханәсенең неврология бүлегендә шәфкать туташы булып эшләргә туры килә. Неврологиядә эшләгәндә, төннәрен үлеп киткән чирлеләрнең гәүдәсен каталкага салып, моргка илтүләре җиңел булмагандыр. Күз алдыгызга китерегез әле: яңгырлы-җилле яки буранлы төндә, караңгы гаражлар яныннан, каталкадагы гәүдәгә ыргылучы урам этләре озатуында моргка баручы егерме яшьлек кызлар...
Әле бит шул караңгыда кармалана-кармалана йозакны да ачарга кирәк. Ул елларда әле хәзерге кебек 3-4 шәфкать туташын, табибны үз эченә алган махсус бүлек тә (ПСЦ) оештырылмаган, чакыртуга ук килеп җитүче катафалклар да булмаган.
Әмма Физалия андый хәлләргә игътибар итмичә, үзенең хыялына якынайтыр көн җиткәнен көтеп эшли бирә. Операция бүлегендә санитарка урыны бушагач, берьюлы анысына да урнашып ала һәм көнен дә, төнен дә дәваханәдә уздыра башлый. Әнисе кызының бу адымын хупламаса да, каршы килми. Биш елдан соң инде, үҗәт Физалиянең теләге тормышка аша - операция шәфкать туташы урыны бушый. Өстенә кардай ак халат киеп, баштанаяк стерильләшкән халәттә, өстәлдәге авыруга иелгән хирургка, һич каушап калмыйча, кирәкле инструментларны мизгел эчендә алып биреп тора алган беренче көне гомере буе исендә сакланыр аның. Күңелгә уелган андый мизгелләр аз булмый уналты ел биредә эшләүче Физалия тормышында.
Берсендә дәваханәдә немец ир-егете белән очраша. Операция ясалган бу кеше безнең шәһәргә командировкага килгән була. Физалиянең авырулар өчен бәйләгеч материал әзерләгәнен озаклап карап утыра да: «Бу синең эш түгел. Тизрәк кит моннан, үз урыныңны тап», ди. Кочагы белән роза чәчәкләре бәйләме күтәреп кергән шул кешенең тәэсире белән, Физалия 36 яшендә Казан дәүләт медицина университетына укырга керә. Группадаш кызлары да аның үз яшен әйтүенә һич тә ышанмыйлар, тиңдәшкә саныйлар. Ә староста Физалия алар өчен төгәллекнең һәм һәр лекцияне җентекләп язып баруның бер өлгесе була. Дару чималына кагылышлы фармакогнозия буенча имтиханны Физалия «бик яхшы»га тапшырып чыгып киткәч, профессор: «Үзе медсестра гына, ә ничек күп белә», дип сокланып әйтеп куя. Аудиториядә утыручы кызлар соңыннан бу хакта Физалиягә җиткергәч, ул үзе һәм һөнәре өчен горурлык хисләре кичерә. Ә бит чимал да, гербарий атамалары да латин телендә булган! Узган ел ул университет тәмамлап, фармация белгечлеге алып чыга, аңа провизор квалификациясе дә бирелә.
Өч кызның төпчеге булган Физалия әти-әнисенең дә ныклы тәрбиячесе була. Алтмыш яшендә авырып киткән әтисен табиблар янына алып баргач, аның поликлиникада амбулатор картасы юклыгы, моңа кадәр бер мәртәбә дә табибларга күренмәгәнлеге ачыклана. Чиргә таргач ун ел урын өстендә яткан әтисе Вилны дәвалап аякка бастыру өчен кыз бик нык тырышса да, язмышта язылганны үзгәртү кодрәте беркемгә дә бирелмәгән шул... Көннәре, айлары әтисеннән башка гына үтә торган соңгы биш елда Физалия әнисен күз карасыдай күреп тәрбияли. Сәламәтлеге бик нык какшаган әнисенең, сабый баладай, кызын һич тә үз яныннан җибәрәсе килми, эштән соң аз гына тоткарланса да, шалтырата башлый. Әле элегрәк, Казанга яки Мәскәүгә китү уен әйткәч, әнисенең: «Мине ник уйламыйсың», дигән сүзен ишетеп, туктап калган ул. Бертуган апаларын да, табынлы бәйрәмнәрдә генә булса да, әнисе янына китертергә дә вакыт таба әле Физалия.
Картлык чорына якынлашучылар белән яшәү кыен дип әйтсәләр дә, үз әти-әнисен яратучы Физалия аны авырлыкка санамый.
Язма башында Физа-лиянең үлемгә якынайтучы чиргә, бәхетсезлеккә тарган кеше гомерен коткарып калучы хирургка булышучы операция шәфкать туташы икәнен телгә алган идем. Озак еллар буе операция бүлегендә эшли алу серен, ниһаять, аңладым кебек: операция өстәлендәгеләрнең гомерен яшәүгә ялгау өчен барысын да эшләүче Физалия кешеләрне үз җаныннан да артык күреп ярата белә. Алай ярату өчен олы йөрәкле һәм самими күңелле булырга кирәктер...
Фирая МОРАТОВА.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев