Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Ак халатлы шәфкать ияләре

Шушы көнәрдә генә миңа күптармаклы район дәваханәсенең гинекология бүлегендә дәваланырга туры килде. Юрий Алекссевич Почитаев җитәкчелегендәге гинекология бүлегенә кергәнче бер ай алдан әзерләнә башладым. Операция дигән сүздән үк йөрәк алына бит ул. Тиешле анализлар әзер булгач, билгеләнгән көнне килдем. Ирем һәм балалар бик нык борчылсалар да, операцияне Почитаевның үзе ясаячагын...

Шушы көнәрдә генә миңа күптармаклы район дәваханәсенең гинекология бүлегендә дәваланырга туры килде.

Юрий Алекссевич Почитаев җитәкчелегендәге гинекология бүлегенә кергәнче бер ай алдан әзерләнә башладым. Операция дигән сүздән үк йөрәк алына бит ул. Тиешле анализлар әзер булгач, билгеләнгән көнне килдем. Ирем һәм балалар бик нык борчылсалар да, операцияне Почитаевның үзе ясаячагын белгәч, күңелем тыныч иде.

Операцияне артык авыр кичермәдем, акрынлап тернәкләнеп киләм. Бу бүлектәге шәфкать туташлары Ф.Галиева, М.Вафина, А.Исмәгыйлева, Л.Вәлиева, М.Габидуллина һ.б. авыру кешеләр терелеп аякка бассын өчен барысын да эшлиләр. Шифалы дәвалары, ягымлы сүзләре өчен, аларга мең рәхмәт.

Операциягә керүдән куркып йөрүчеләр булса, белеп торсыннар дип, "Туган як"ка яздым. Чирне дәвалау өчен, "теге үләнне эчеп кара, болайрак эшлә", дип, бик тә белдекле кыяфәттә өйрәтүче таныш-белешнең сүзенә колак салырга түгел, ә профессионаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һәр эшнең - үз остасы. Ә безнең Түбән Кама табиблары - чыннан да, үз хезмәтләрен белеп, кешегә файда китерик дип эшлиләр. Куллары сызлаусыз, үзләре сау-сәламәт булсыннар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев