Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Ак халатлар керле бит, кызлар...

Мин, каты авырып, элекке ЦРБның терапия бүлегенә эләктем. Тын да ала алмый ютәллим. Ике көн система алсам да, хәлсезләнеп ютәлләп ятам. Бер атна өйдә йокламаган өстенә, бүлмәдәшләремне өченче төн йоклатмадым инде. Тыным кысыла, буылып озак-озак ютәллим, хәтта үләселәр килә. Чыдый алмагач, бүлмәдәш апа җитәкләп, шәфкать туташлары янына алып китте. Тегеләр...

Мин, каты авырып, элекке ЦРБның терапия бүлегенә эләктем. Тын да ала алмый ютәллим. Ике көн система алсам да, хәлсезләнеп ютәлләп ятам. Бер атна өйдә йокламаган өстенә, бүлмәдәшләремне өченче төн йоклатмадым инде. Тыным кысыла, буылып озак-озак ютәллим, хәтта үләселәр килә. Чыдый алмагач, бүлмәдәш апа җитәкләп, шәфкать туташлары янына алып китте. Тегеләр минем якка борылып та карамадылар, бүлмәсенә кереп баручы бүлек мөдире генә «до чего дошла», дип куйды, әллә кызгануы, әллә гаепләве...
Ә мин, өч көн табиблар карамагында ятучы авыру, дарулар билгеләгез, сатып алып китерерләр, дип ялынам. Мине караучы табиб, кырт өзеп, «сама знаю, чем лечить» диде дә, обходтан чыгып китте. Менә сиңа ягымлы табибларның тел дәвасы! Өченче системаның «отменять» ителүен белмичә, кереп яттым. Бер шәфкать туташының эш ысулын, исем китеп, күзәтеп ятам. Яхшы кан тамырлы ир-ат, хатын-кызның кулын йодрыклатып куйдырта да, үз алымы белән ясый уколны. Шуңа да ул бүлектә - кара янган, шешкән куллы авырулар. Онытыпмы, йоклапмы күршем уколын алмаган булып чыкты. Хәлсез, таяк белән йөрүче әби янына килеп, шәфкать туташы кан тамырына кадыйсы уколны тире астына җибәрә башлады. Авыртудан кычкыра башлаган әбине кисәтү каты булды: «Нишлисең, күршеләреңне куркытасың бит!» дип, хәтта мамык та куймыйча, үз алымы белән ясап китте уколны. Урын-җиргә әби кулыннан кан агуга исе дә китмәде... Каенлыдан килгән үзе йөрерлек хәлдә булмаган апаның кулы шешеп үк чыкты. Ул апаның кулына спирт белән повязка куюларын сорагач, бала-чаганы куып җибәргән кебек, «бар әле, үзе бетә ул», дип озатты мине медсестраларның берсе. Шәфкать иясе булырга тиешле медсестралар бик дорфа, сорау бирсәң, сүгеп аталар, ник эндәшкәнеңә үкенәсең.
Бу бүлектәге авырулардан миңа, аеруча, коридорда ятучы ап-ак чәчле карт кызганыч тоелды. Ул хатын-кызлар бәдрәфе каршындагы караватта ята. Шак-шок ишек ябылу өстенә, үтәли җил үпкә ялкынсынуы белән авыручы картка ничек тәэсир иткәнен аңлау өчен табиб булу мәҗбүри түгел. Шул агай «процедурная» каршындагы эскәмиягә утырган иде, әллә ниләр әйтеп кудылар үзен. Дәвасы юк дип, аның хатыны да бик тузынды...
Бүлмәдәшләремнең берсе - шикәр чирле өлкән яшьтәге апа, икенче берсенең үпкәсендә су килеш, икебез тиң буыла-буыла ютәлләп, «выписка»га әзерләндек. Иртән укол ясатып китим дип, «процедурная»га керсәм, «сиңа укол юк», дип «шәфкатьле» ханым күзен дә йоммый алдап тора. Түзмәдем, исемлектәге фамилиямне төртеп күрсәттем, ә ул яшен тизлеге белән сызып атты фамилиямне. Менә шуннан соң нәрсә әйтерсез, хөрмәтлеләрем? Реформадан соң Түбән Кама дәваханәсендәге начар шартлар, авыруларга битарафлык турында күп мәртәбәләр ишеткәнем булды, моңа кадәр ышанмаган идем, инде үзем шул хәлгә тарыдым. Бик дорфа булсалар да, чәчләрен ясатып, артистларча бизәнгән бү бүлектә эшләүчеләр. Ашханәдәге игътибарлы, тәмле телле, ягымлы ханымнардан үрнәк алсыннар иде.
Нибары бер төрле укол белән җиде көн яттым да, сигезенче көнне чыгардылар. Җитмәсә, табиб миңа тиешле дәваны да кергән минуттан түгел, өченче көнне генә билгеләде. Әле беренче катта калтырый-калтырый чишенеп 5-10 минут алган дәва нәтиҗәсе дә өстәлде. Кыскасы, дәваханәдә ятып дәваланган аты күтәргән мин авыруның биредән чыкканда хәлләре шәптән түгел иде.
Үземнең адрес буенча участок табибы Әлфия Әхмәтҗанова һәм шәфкать туташы Наилә янына барып, дәва өчен уколлар яздыртып, үзебезнең поликлиникадагы процедура бүлмәсенә уколга йөрдем. Шифалы куллары, дәвалары һәм ягымлы карашлары, игътибарлары белән, мине савыктырганнары өчен рәхмәт аларга.
Дәваханәдәге медицина хезмәткәрләре һәм поликлиникадагы табиб белән шәфкать туташлары да бердәй ак халаттан йөриләр. Әмма миңа дәваханәнең үзем бер атна яткан терапия бүлегендәге мине савыктырырга тиешле табиб белән шәфкать туташларының халатлары керле булып тоелды...
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев