Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

68 литр кан тапшырган

«Россиянең яхшы доноры – 2020» Бөтенроссия конкурсында түбәнкамалы Андрей Жук өченче урынга лаек булган.

Барлыгы шәһәребездә 1545 донор яши. Андрей Жук канын узган гасырның 80 нче елларында ук, геморрагик бизгәктән савыккач, тапшыра башлаган икән.
– Ике айдан Казаннан хат килде. Мине бизгәк белән авыручыларга салу өчен, кан бирүемне сораганнар. Шуннан башланды да инде... Башта өч айга бер тапкыр, аннары ай саен кан тапшыра башладым, – дип сөйләде шәһәрдәшебез.
Кан үзәгенең баш табибы Фәнис Нургаянов донорга диплом һәм истәлекле бүләкләрне тапшырып, Андрей Петровичка рәхмәтен җиткергән.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев