Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

50 еллык тарихы бар

Үзәк хастаханәнең офтальмология бүлеге быел 50 еллыгын билгеләп үтә. Аның тарихы 1969 елга барып тоташа. Ул вакытта үзәк район хастаханәсендә 10 караватлы урын гына була. 1970 елда аларның саны ике тапкырга арта, ә офтальмология хезмәте ЛОР бүлеге каршында эшли башлый.

1972 елдан «2 нче шәһәр хастаханәсе каршындагы күзләрне дәвалау бүлеге» булып үзгәртелә һәм инде 40 кешене сыйдыра ала. Беренче хезмәткәрләрнең исемнәре– бүлек мөдире Н.Канкава, табиб С.Петухова, шәфкать туташлары А.Кәлимуллина, Л.Коровина, Д.Трифонова бүлекнең елъязма китабында саклана.
1974 елда офтальмологиягә «Коммунистлар хезмәте бүлеге» исеме бирелә. Ә тагын ике елдан беренче категорияле табиб А.Мәҗитова аның мөдире итеп билгеләнә. Шунда ук ТАССРның атказанган табибы Н.Әминова хезмәт куя. 1980 елда бүлеккә операцияләрясаучы югары категорияле табиб Л.Исаева килә. Шәһәр һәм район халкына ясалган операцияләр саны елдан-ел арта бара.
Галина Галимова офтальмология бүлегендә 36 ел эшли, медицинада исә гомуми стажы 40 ел тәшкил итә. 1979 елда ул постта кизү торучы шәфкать туташы булып урнаша, биш елдан өлкән шәфкать туташы дәрәҗәсенә күтәрелә. 2015 елда лаеклы ялга китә, әмма яраткан эшен бүген дә сагынып яши.
2018 елдан бүлек белән Руслан Әхмәтҗанов җитәкчелек итә. Авырулар аның турында «бик яхшы хирург һәм кеше хәленә керә белүче табиб» диләр. Кешеләр бирегә тәүлек әйләнәсендә мөрәҗәгать итә.
Узган ел бүлектә 3000 гә якын кеше дәваланып чыга, 5389 кеше ашыгыч ярдәм сорап килә. Ә бит биредә, шәфкать туташларын исәпкә алмаганда, өч табиб кына эшли!
Руслан Әхмәтҗанов әйтүенчә, алтын юбилей – бүлек өчен бик мөһим вакыйга. Кеше тирә-юнь турында мәгълүматны 90 процентка күзләр аша кабул итә. Әмма компьютерлар, телефоннар һәм башка яңа техникалар сәламәтлеккә начар йогынты ясый. Күз күреме күп кешедә балачактан ук начарая. Шул ук вакытта диагностиканың яңадан-яңа алымнары барлыкка килә, шуңа күрә авыруны башлангыч чорында ачыклап, ярдәм күрсәтә алалар, уңышлы гына операцияләр ясала. Түбән Камага шулай ук Зәй һәм Тукай районнары беркетелгән, шуңа күрә йөкләнеш бик зур. Заманнан артта калмас өчен, бүлектә яңа җиһазлар кирәк.
– Хезмәттәшләрне ихтирам итәм. Биредә һөнәрләрен яратучы, аңа тугры булганнар гына эшли. Яшь белгечләр дә килер, дип өметләнәбез. Коллективка сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, сабырлык телим. Эшебезнең «Кешеләргә дөньяны яктырак күрергә ярдәм итик!» дигән девизы турында да онытмыйк, – ди офтальмология бүлеге мөдире.
Фото офтольмология бүлегенең шәхси архивыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев