Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

3-10 майда Түбән Каманың дәвалау учреждениеләре махсус график буенча эшләячәк

Игътибар!

1 нче һәм 2 нче олылар поликлиникасында 3 һәм 8 майда дежур табиб кабул итә; Белгечне өйгә 8.00-10.00 сәгатьтә 24-35-55, 24-35-02 (1 нче поликлиника) һәм 24-34-02, 24-34-05 (2 нче поликлиника) номерлар буенча чакыртып булачак. 9, 10 майда  дежур табиб 8.00-15.00 сәгатьтә эшли. 4-7 майда үзәк хастаханә гадәти режимда эшләр.
1 нче һәм 2 нче балалар поликлиникасында 3, 9 һәм 10 майда кабул итми. Кирәк булган очракта кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә (Менделеев ур., 45). 8 майда 8.00-14.00  сәгатьтә эшли, шалтыратулар 13.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. 4-7 майда поликлиникалар 8.00-18.00 сәгатьтә эшли. Алдан язылу кирәкми. Табибны өйгә 13 сәгатькә кадәр чакыртып була.

Стоматология поликлиникасы 3, 8, 9, 10 майда дежур режимда эшләячәк. Олылар һәм балалар стоматологлары 103 нче бүлмәдә  8.00-14.00 сәгатьтә кабул итә. Хирург 102 нче бүлмәдә 10.00-19.00 һәм 20.00-9.00 сәгатьтә кабул итәчәк.

Травматология пункты тәүлек әйләнәсе эшләр дип көтелә.  

Кама Аланы бистәсендәге район хастаханәсендә 3, 8, 10  майда 8.00-13.00 сәгатьтә дежур терапевт, педиатр һәм стоматолог кабул итәчәк. 10 майда әле дежур хирург та булачак. Тән температуралары югары булганнар тикшерү бүлмәсенә, ә 9 майда кабул итү бүлмәсенә керергә тиеш.

Ширәмәт участок хастаханәсендә 3, 8 һәм 10 майда 8.00-13.00 сәгатьтә дежур терапевт эшли.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев