Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Запастагы хәрбиләрнең яшь егетләргә киңәшләре

Сезнең игътибарга кайчандыр үзләре дә солдат хезмәте үткән ир-егетләребезнең киңәшләрен җиткерәбез. Хәрби хезмәткә барырыга әзерләнгән егетләргә, аларның киңәшләренә колак салу урынлы булыр.

Кулына армиягә чакыру кәгазе алган егет, ул хәбәрне көтеп, рухи яктан әзерләнеп торса да, каушап, югалып калырга мөмкин. «Повестка»да военкоматка килү вакыты күрсәтелә.

Хәрби коммиссариатка килгәч, егет үзенең беренче хәрбиләр киемен ала. Заманча форма шактый уңайлы, матур, дәрәҗәле күренә. Шулай ук яшь кешегә, шәхси гигиена өчен кирәкле 18 әйбер салынган несессер да тапшыралар.

Хезмәт урынына илтеп җиткерү

Гадәттә, соңгы елларда мөмкинлеккә карап, яшьләрне яшәү урыныннан ерак булмаган торак пунктларга хезмәткә җибәрергә тырышалар. Еш кына, юлда барганда ук, егетләр яңа дуслар таба, армия тормышының очраклы кыенлыкларын уртаклашу, аралашуга уңай йогынты ясый.

Хезмәттә беренче көн

Бүлеккә китерелгән яңа чакырылучылар кыр формасын, казармадагы карават урынын алалар, яңа иптәшләре, өлкән составлары белән танышалар, яңа урынны үзләштерәләр. Булачак солдат беренче көнне үзенең урынын өйрәнә, солдат мунчасына керә, акрынлап яңа тормыш шартларына ияләшә.

Частькә килгәннән соң, яшь егетләрне нәрсә көтә?

Армия сафларына яңа алынган егетләр үзләренең ниләр эшләргә бурычлылыгын, һәм нинди үзгәрешләр көтүләрен аңларга тиешләр. Чөнки аларның тормышы тулаем үзгәрә. Шушы 12 ай эчендә «гражданка»дан сизелерлек аерылып торган көн режимына буйсынырга туры киләчәк. Махсус төзелгән туклану рационы солдатның сугышчан рухын саклап калу өчен тулы канлы санала. Тик чынлыкта исә өй ризыгына ияләшкән
һәркем күңеленә хуш килми.

Егетләргә беренче көннәрдән үк корал ышанып тапшырмыйлар, нарядка куймыйлар. Ләкин аларның эш көннәре хәрби фәнне өйрәнүнең барлык
пунктларына багышланган:

– физик форманы камилләштерү буенча өзлексез шөгыльләр;
– һава торышына бәйсез рәвештә, плацта сафта йөрү буенча күп сәгатьлек күнегүләр;
– кораллар төзелеше белән беренчел танышу, гомуми ут әзерлеге;
– кул сугышына өйрәнү, аерым шартларда яши алу күнекмәләре;
– хәрби хокук белеме, уставларны теоретик өйрәнү, үздисциплина өстендә эшләү.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев