Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Замана яшьләрен нәрсә кызыксындыра

Теләсә нинди хобби – безнең акылыбыз ияләшкән көндәлек эшләребездән аерылып торган шөгыль ул.

35 нче лицейның 11 нче сыйныф укучысы Азалия Котлыәхмәтова, 10 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Резеда Вахитова

Кызыклы шөгыльләр баш миен ял иттерә. Яшьләрнең мавыгулары көннән-көн арта. Берәүләр сәяхәтләргә йөри, икенчеләр спорт белән шөгыльләнә, ә өченчеләр сирәк очрый торган әйберләр җыя. Һәркем үзенә ошаган, яраткан мавыгу таба.

Сәяхәтләр

Хәзерге күп кенә яшьләр сәяхәт итәргә ярата һәм алган тәэсирләре, фотолары белән шатланып уртаклаша. Әниләре белән чит илләрдә ял итәләр, үзләре бергәләп, яки мәктәптә укытучы белән җыелып туристик походка чыгалар. Һәр яшүсмернең күңелендә чит илләргә бару яки башка шәһәрдә яшәп кару теләге бар.

Кино

Сериаллар һәм кино-фильмнар, телевидение һәм кинотеатрлар барлыкка килгәннән бирле, күпчелек яшүсмерләр аларны яратып, бирелеп карый. Кинотеатрларга йөрү безгә кадәр берничә буын яшьләрнең яраткан шөгыле булган. Бүген исә фильмнар һәм сериалларны интернеттан файдаланып, өйдә дә карарга мөмкин. Ә инде теләгәннәр үзләре дә кечкенә кино, сериал төшерә һәм аны тамашачыларга тәкъдим итә ала.

Коллекция

Нинди дә булса бер төрдәге әйберләрне җыю заманча үсмерләргә элеккечә кызык. Әти-әниләр почта маркалары, шырпы кабы рәсемнәре, значоклар җыйса, бүген яшүсмерләр спорт майкалары, футбол командалары кепкалары, яраткан актеры белән плакатлар, билгеле бер серия китаплары, төрле ил акчалары булырга мөмкин.

Фотография

Бүгенге көндә һәр яшүсмергә фотога төшерү белән шөгыльләнү мөмкинлеге ачылды. Кулыбызда – фотокамералы телефон. Алай гына да түгел, төшергән фото, видеоларны интернет челтәренә дә куеп уртаклашырга, хәтта акча эшләргә дә була. Видеороликларны мода, матурлык, ашау, сәяхәтләр, үз уйлары, башка бик күп нәрсәләр турында төшерергә була.

Бу безнең яшьтәшләрнең мавыгуларының берничәсе генә. Һәркем җанга ял бирергә, күңелгә шатлык китерә торган шөгыль табарга тиеш. Бу мавыгулар ни дә булса җыюга гына кайтып калмыйча, фикер сөрешен үстерергә, замандашларың белән үзара аралашырга да ярдәм итә.

 

Футбол куркаклар өчен түгел

 

Айнур Мөхлисов, 37 нче күп профильле лицейның 6 нчы сыйныф укучысы

Минем исемем – Айнур. Мин алты яшемнән бирле футбол уйныйм. Баштарак ишегалдында яшьтәшләрем белән уйнасак, хәзер мин футбол белән җитди шөгыльләнәм. Футбол уйнавыма әти-әнием дә шат. Алар миңа рухи терәк, ярдәмче. Командабыз дус, тату, бердәм. Без командабыз белән Казан, Ижау, Йошкар-Ола һәм Россиянең башка шәһәрләрендә ярышларда булдык. Җиңүләребез дә, җиңелүләребез дә бар. Футбол малайларда көчле, нык ир-егет сыйфатлары тәрбияли. Миңа футбол белән шөгыльләнү ошый. Дөрес, спорт бик күп вакыт һәм көч сорый. Тик мин укырга да, вакыт табам.

 

Минем яраткан шөгылем

 

Ильяс Сабитов, 1 нче гимназиянең 7 нче сыйныф укучысы

Һәр кешенең үзенең бер яраткан шөгыле була. Бу хобби тәнгә һәм җанга ял бирә. Берәүләр спорт белән дус, икенчеләр җырларга-биергә ярата. Мин үзем мәктәптә укудан тыш төрле түгәрәкләргә йөрим. Атнага ике көн «Кванториум»га робототехника түгәрәгенә барам, атнага ике тапкыр көрәш белән шөгыльләнәм. Әле тагын атнага ике мәртәбә гарәп телен, ислам дине нигезләрен өйрәнергә дә вакыт табам. Теләк булганда барысына да өлгерергә була. Өйдә компьютер алдында бөкрәеп утырганчы, үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү күпкә файдалы дип уйлыйм.

 

«Бии-бии остара...»

 

Алинә Шәрифуллина, 26нчы мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы

Мин балалар бакчасыннан ук биергә яраттым. Анда үткәрелгән «иртә»ләрдә, бәйрәмнәрдә матур биюләр өйрәнә идек. Балалар бакчасы белән хушлашып, мәктәпкә укырга килгәч тә, яраткан шөгылемне ташламадым. Менә инде ничә ел «Тулпар» ансамбленә йөрим. Анда без төрле милләт халкы биюләрен өйрәнәбез. шәһәркүләм үткәрелгән төрле чараларда катнашабыз. Күп кенә бәйгеләрдә призлы урыннарга лаек булдык. Бу яраткан шөгылем миңа мәктәптә яхшы укырга комачауламый. Киресенчә, тәртипле булырга, вакытны дөрес бүләргә өйрәтә. Бию сәламәтлеккә дә уңай йогынты ясый. Биючеләрнең буй-сыны зифа була. Бәлки киләчәктә дә мин бу мавыгуымны дәвам итеп, һөнәри биюче дә булырмын.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев