Туган як

Әй, рәхәт тә соң син, җәй!

Җәйге каникулны, буш вакытларын 25 нче гимназия укучылары ничек үткәрә икән?

Ур-ра! Ниһаять, көтеп алган җәйге каникуллар да килеп җитте. Күпме рәхәтләнеп ял итәсе, су коенасы, кызынасы, кулга кәгазь-каләм алмыйча, мәктәп турында уйламыйча да яшисе бар.... Бик-би-и-ик рәхәт булачак! Иртән: «Мәктәбеңә соңга каласың!» дип, йокыдан уятмаслар, «Бүген ничәлеләр алдың?» дип сорамаслар. Әй, рәхәт тә соң син, җәй!

Җәйге каникулны, буш вакытларын 25 нче гимназия хезмәткәрләре һәм 7 нче сыйныф укучылары ничек үткәрә икән, шуның турында Эльвина Кәлимуллина сыйныфташларыннан сорашты.

Диләрә Сафина: Минемчә, буш вакыт ул каникулларда өйдә әни кушканнарны эшләгәннән соң, ә уку вакытында дәресләрдән соң калган вакыт. Мин ул вакытта дусларым белән урамда йөрим, кинога барам, сирәк кенә китаплар укыйм. Ә кулга телефон эләксә, әнием әйтмешли, дөньямны онытам. Интернет үзенә тартып алып кереп китә. Җәйге каникулда су коенам, кояшта кызынам...

Айсылу Шиһапова: Мин – иҗади кеше. Кул эшләре белән шөгыльләнүне каникулларда да дәвам итәм. Сәйләннәрдән төрле әйберләр ясыйм, чигү чигәргә дә яратам. Әлеге шөгыльләргә тотынсам, вакытның узганын сизми дә калам.

Данил Гыйләҗев: Буш вакыт ул – ял көннәре һәм каникуллар. Мин кышын дусларым белән күбрәк тимераякта шуарга яратам. Җәйге каникулда футбол уйныйбыз. Кызу, кояшлы җәйге көннәрдә күбрәк саф һавада булырга, актив ял итәргә кирәк.

Гүзәл Идиятуллина, укытучы: Буш вакыт – алтын вакыт. Минем өчен ул җәйге матур көннәр. Эш турында уйламыйча рәхәтләнеп урман-болыннарда йөрү, җиләк – җимеш җыю, кошлар сайравын тыңлау. Яраткан тарихи фильмнарымны да карарга онытмыйм. Башкалабыз Казанга барып, музей, күргәзмәләр белән танышып кайтам. Вакытны дөрес бүлсәң, барысына да өлгерергә була. Иң мөһиме: үз вакытыңны зур байлык итеп санап һәм хөрмәт белән карап, куллана белү.

Сирень Мәхиянова, укытучы: Мин буш вакытларымда китаплар укырга, детектив сериаллар карарга яратам.

Наилә Исламова, җыештыручы: Буш вакыт ул – эштән кайтып, йорт эшләрен бетереп, кичке ашны ашаганнан соң калган вакыт. Бу вакытны гаиләм белән үткәрәм. Көнне кем ничек үткәргән, шул турыда сөйләшәбез. Кайчак кино да карап алам, шул вакытта кул эше дә тотам, бәйләргә яратам.

Гүзәл Гарифуллина, җыештыручы: Минем өчен буш вакыт ул – эштән соңгы вакыт һәм отпуск. Хәзер инде балалар үсте, вакытымны үзем теләгәнчә дә үткәрә алам. Буш вакытта китап та укыштырам, кул эшләре дә тотам, телевизор да карыйм. Заманадан артта калып булмый инде, телефонда да утырам. Чираттагы ялымда диңгез буена да барган бар. Әмма күбрәк бакчада уздырабыз. Анда ял итү үзенә бер рәхәт.

Эльвина Кәлимуллина: күп кенә кешеләр хәзер вакыт бик тиз үтә дип зарлана. Шуңа күрә, аның кадерен белергә кирәк. Вакытның кадере турында татар халкының бөек шагыйре Габделҗаббар Кандалый «Якутлар табыладыр вакыт белән, вакытлар табылмыйдыр якут белән», дип язган. Буш вакытын юк-бар карап телефонда үткәргән, яисә компьютерда көн-төн уен уйнаган, вакыт кадерен белмәүче кешене рухи яктан бик ярлы кеше дип әйтергә мөмкин. Ул сукыр һәм саңгырау. Чөнки әйләнә-тирәдәге кызыклы дөньяны күрми дә кала. Вакыт кадерен белергә өйрәнергә кирәк. «Никадәр эшең күп булса, шулкадәр буш вакытың күп булыр» – ди минем әбием. Менә шундый парадокс.

 

Түбән Кама – балачагым каласы

 

Мактану да гаеп түгел бит ул,

Туган ягың белән мактансаң!

 (Ш.Галиев).

Минем туган җирем – Чулман елгасы буенда урнашкан Түбән Кама шәһәре. Ул Татарстан шәһәрләре арасында иң матуры. Миңа аның табигате бик ошый. Яз һәм җәй көннәрендә шәһәрем яшеллеккә күмелә. Шәһәр урамнарына аллы-гөлле чәчәкләр ямь өсти. Көз көне бу яшеллек алтынсу төсләр белән алышына. Ә кышларын бөтен җир ап-ак төскә керә. Яңа ел бәйрәмнәрендә шәһәр аеруча матур, әкияти була. Һәр паркта чыршылар куялар. Кичләрен чыршы тирәли тагын да күңелле, җем-җем утлар яна. Чыршы янында балалар өчен таулар, шугалаклар ясыйлар. Ул тауларда, шугалакларда көн буе балалар чыр-чу килеп уйныйлар. Нинди рәхәт!

Шәһәремдә матур ял итү урыннары, парклар да күп. Аларда бергәләп ял итәргә күңелле. Бу эссе көннәрдә фонтаннарда, Кама буенда аеруча рәхәт.

Шундый гүзәллекне күрәсең килсә, безнең шәһәргә кил син, үкенмәссең!

Диләрә Гыймранова, 6 нчы сыйныф укучысы

 

Бу кызыклы

 

Сез ничек уйлыйсыз, җәй кайчан җитә?

Сез 1 июньдә дип җавап бирерсез, ышанам. Өлешчә сез хаклы, өлешчә – юк. Чынлыкта ике җәй бар: астрономик һәм календарь. Беренче июнь көнне календарьдагы җәй җитә. Астрономия чоры җәйге көн белән төн тигезләшкәндә, ягъни 20 яки 21 июньдә башлана. Шуңа бәйле рәвештә, астрономик җәй август азагында түгел, ә көзге төннең беренче көнендә, ягъни 22 яки 23 сентябрьдә тәмамлана. Нәкъ менә 22 яки 23 сентябрьдә астрономик көз башлана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: