Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Табигый матурлык

Гүзәл затларның табигый матурлыгы тирә-юньдәгеләргә ләззәт бирә һәм хатын-кызның үзенә дә шатлык китерә. Һәрбер кыз үзенә зур игътибар тойганда чәчәк ата.

Бүгенге көндә матурлык – ул идеаль кеше яки фигураның билгеле бер төре түгел. Модалы кием һәм макияж сыйфаты да исәпкә алынмый – без бит табигатьтән бирелгән табигый матурлык турында сөйлибез. Табигый җәлеп итүчәнлек хатын-кыз үзен индивидуальлек буларак күрсәткән вакытта башлана. Киң күңелле булу, бай рухи дөнья һәм табигыйлек – болар барысы да хатын-кызга хас сыйфатлар.

Эчке гармония – үз-үзеңне, әйләнә-тирәне аңлау һәм ярату, дөньяга мәхәббәт. Нәкъ менә шушы күрсәткечләр кызларның яшенә, матди хәленә һәм салоннарда үткәрелгән вакыт санына карамастан, табигый матурлык бирергә сәләтле.

Зарарлы гадәтләр сәламәтлеккә һәм тышкы кыяфәткә йогынты ясап кына калмыйча, автомат рәвештә хатын-кызны җәмгыятьтә яхшы яктан күрсәтми. Тәмәке төтәткән матуркайны, яки гамбургер, шактый зур шаурма ашаган, исерткеч эчемлек шешәсе тотып паркта йөргән кызны күз алдына китерү кыен.

Көндәлек режим, туклану, йокы яки аз йоклау – барысы да тышкы кыяфәттә чагыла. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы кыз, билгеле, матур булачак.

35 нче лицейның 11 нче сыйныф укучысы Азалия Котлыәхмәтова, 10 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Резеда Вахитова

 

Сорау һәм җавап

 

31 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Лилия Ибнеева «Нәрсә соң ул табигый матурлык?» дигән темага сыйныфташлары белән фикер алышу уздырды.

Лилия: Кызлар, әйтегез әле, сез кешене беренче тапкыр күргәндә күбрәк нәрсәгә игътибар итәсез?

Рузилә: Мин беренче чиратта, кешенең күзләренә игътибар итәм, күзләр – кешенең күңел көзгесе.

Азалия: Ә мин тышкы кыяфәтенә, ничек киенүенә, нәрсә кигәнлегенә карыйм.

Алинә: Беренче күргәндә үк, аның бизәнү әйберләренә, йөзегенә, алкасына, сәгатенә күз төшә.

Диләрә: Кеше соңгы модалы кием кисә дә, шапшак булырга мөмкин. Миңа кешенең чиста-пөхтә булуы ошый, чәчләренә карыйм.

Лилия: Рәхмәт, кызлар! Болар барысы да кешедә беренче күзгә ташлана торган сыйфатлар. Ә яхшы белгән, якыннан аралашкан кешеләрдә күбрәк сез нинди сыйфатларга өстенлек бирәсез?

Азалия, Алинә: Акыллы, тәрбияле булуына, кешеләргә карата мөнәсәбәтенә, кылган гамәлләренә, ярдәмчел булуына...

Лилия: Әйе, мин дә сезнең белән килешәм. Болар барысы да кешенең эчке һәм тышкы матурлыгы. Кызлар, ә менә табигый матурлыкны сез ничек аңлыйсыз?

Алинә: Минем уйлавымча, табигый матурлык – ул әти-әни бүләк иткән матурлык.

Талия: Исеменнән күренгәнчә, ул табигатьтән килгән матурлык, ясалмалылык түгел.

Лилия: Әйе, сез хаклы. Минем күп кенә таныш кызларым табигый матурлыкларын бозалар, кызлар керфек үстерәләр, озын тырнаклар, татуировкалар ясаталар, пирсинг куялар, чәчләрен зәңгәргә буйыйлар...

Рузилә: Лилия, мин сезнең белән килешеп бетмим. Сез әйткән сүзләр күп очракта дөрес түгел, чөнки кешеләр җәмгыятьтә үзләре теләгәнчә, тышкы кыяфәтләрен үзенчәлекле күрсәтәләр яки кимчелекләрен төзәтәләр.

Талия: Ләкин бу үзгәрешләр әхлак нормаларыннан түбән булырга, шәхси сыйфатларны югалтырга тиеш түгел.

Лилия: Әйе, табигый матурлык үзенчә матур. Әңгәмәбезне йомгаклап, мин сезгә табигый матурлыгыбызны саклап калыйк, дип әйтәсе килә, сәламәт булыйк. Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев