Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Шәһәр яшьләре кайда ял итә?

Түбән Камада шәһәр халкының игътибарына лаек матур урыннар күп. Шулар арасында яшүсмерләр буш вакытларын күңелле һәм файдалы уздырырлыклары да бар. Безнең шәһәрдә яшьләр ничек ял итә соң?

Түбән Камада парклар күп, алар һәркем күңеленә хуш килерлек: велосипедта йөреп, дусларың белән очрашып, җәяүләп һава суларга һәм, нәтиҗәдә, вакытны файдалы үткәрергә мөмкин.

Хәзер яшүсмерләрнең күбесе велосипед, скейт һәм самокатта йөрергә бик ярата. Шуңа күрә аларның бер өлеше Лемаев паркында һәм «Кояшлы Алан» паркында вакыт үткәрүне кулай күрә, монда күңел ачу өчен махсус урыннар булдырганнар. Теләгәннәр бирегә осталыкларын үстерергә, яңа трюклар ясарга өйрәнергә еш киләләр һәм яраталар.

Лемаев скверында төрле уен мәйданчыклары, музыка кораллары күп. Әти-әниләр белән бергәләп ял итәр өчен дә махсус урын бар. Лемаев скверындагы сәхнәдә еш кына төрле чаралар үткәрелә. Ачык һавада тамаша карау бик үзенчәлекле. Скверда зур фонтан да эшләп тора. Ул бик матур, эссе вакытта фонтан янында бераз суынырга мөмкин. Тик су коену куркыныч!

Балаларның күпчелеге исә «Гаилә» паркын үлеп ярата, чөнки анда аларга уйнар өчен мөмкинлекләр күп; тарзанкалар һәм бау комплекслары булган зур балалар мәйданчыгы урнашкан, бу аларга зур канәгатьлек китерә.

Һәм тагын бер искиткеч урын, анда гадәттә яшүсмерләр вакытны уздырырга ярата – бу Аттракционнар паркы. Парк 20 аттракционны берләштерә, ә җылы вакытта анда автодром ачыла һәм батутта сикерү мөмкинлеге туа. Шактый зур бассейн да беркемне битараф калдырмас, анда теләгән һәркем кабартылган көймәдә йөзә ала.

Түбән Камада Кызыл Чишмә бистәсе балалар белән ял итү өчен иң яхшы урыннарның берсе. Анда Кама тирәли яңа матур күренешләр бар. Күптән түгел яр буен төзекләндерделәр, матурладылар. Балалар белән «Изге чишмә» комплексын карап, тау башына урнашкан махсус беседкада ял итәргә, Камага карап хозурланырга була. Балаларга һәрвакыт яңа урыннарны өйрәнү, зур булмаган инешләрне һәм шарлавыкларны күзәтү күңелле. Кама буенда зур ял итү зонасы бар. Велосипедлар, самокатлар алырга һәм шулай ук гаилә белән велосипедта йөрергә мөмкин. Ерак түгел, республикада бердәнбер булган экологик парк та сезнең күңелгә хуш килер. Анда йөрү күңелле, саф һава. Кайвакыт күлдә үрдәкләрне очратырга була. Спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен пляжда волейбол һәм баскетбол кыры, уен мәйданчыклары, таганнар, ятаклар бар. Камада су коенырга, яр буенда комнан замоклар төзергә мөмкин. Саф һавада тамак ачып китсә – рәхим ит, капкалап, тамак ялгап алыр урыннар да бар.

Авторлары: 35 нче лицейның 11 нче сыйныф укучысы Азалия Котлыәхмәтова, 10 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Резеда Вахитова

 

Файдалы һәм күркәм

 

Озак һәм авыр уку елыннан соң, елның иң яхшы вакыты – җәй. Анда бик күп якты, матур тәэсирләр, укудан ял итәргә һәм җәйге һава торышы белән хозурланырга мөмкин.

Тик чын-чынлап ял итү, көч туплау өчен бу вакытны ничек итеп файдалы үткәрергә соң? Елның кайсы вакыты булуына карамастан, мин һәрвакыт режимны сакларга тырышам. Әлбәттә, урын өстендә ауныйсы һәм бераз йоклыйсы килә, ләкин иртәрәк ятып, иртәрәк уянсагыз, үзегезне яхшы хис итәчәксез.

Икенчедән, гаджетларда мөмкин кадәр азрак утырам, табигатьтә ял итәргә яратам, саф һава сулыйм, әби-бабай янына кунакка барам, көн саен велосипедта йөрим. Җәен күбрәк яшелчә һәм яшел тәмләткечләр, җиләк-җимеш ашарга кирәк. Җәйге каникулда һәрвакыт авылга кайтам һәм витаминнар запасы «туплыйм. Һәр иртәдә салат ясыйм, кичен җиләк җыям.

Җәен кич саен китап укырга тырышам, видеодәресләр буенча төрле фәннәрне кабатлыйм. Каникулда тулы тормыш белән яшим, һәрнәрсәдән тәм табам. Ялның мәгънәле һәм файдалы булуына синең позитив карашың да бик зур йогынты ясый.

Сәмирә Мортазина, 13 нче гимназия-интернатның 8 нче сыйныф укучысы

 

Бәйрәмне күңелле үткәрик

 

Җәй айларында шәһәр халкы күңелле ял итсен өчен күп чаралар үткәрелә.

Мәсәлән, Яшьләр көне, Шәһәр көне, Сабантуй һәм башкалар. Төрле артистлар килә, осталык дәресләре уздырыла, ярышлар үткәрелә. Бәйрәмнәрдә һәрвакыт күңелле һәм шөгыльләнер нәрсәләр бар. Болар барысы да бушлай, шуңа күрә һәркем килә һәм вакытны күңелле үткәрә ала.

Бәйрәмнәр вакытында паркларда меңләгән кеше җыела. Барысы да зур тату гаиләгә охшаган. Шәһәр халкы бии, җырлый, аралаша һәм күңел ача. Яшүсмерләр дуслары һәм ата-аналары белән җыела. Мондый көннәрдә барысы да якыная. Ахырда гадәттә салютлар була. Бу бик матур күренеш була. Кешеләр истәлеккә фотога төшә һәм видеога төшерә.

Шулай ук җәй көне Россиядә илнең, дөньяның һәм планетаның киләчәге кемгә бәйле, шуңа багышланган бәйрәм – Яшьләр көне билгеләп үтелә. 2022 елда Яшьләр көне бөтен Россия буенча билгеләп үтеләчәк. Бу бәйрәм беренче тапкыр 1958 елда узды. Шуннан бирле традиция өзелмәде диярлек.

Бәйрәм тарихы Советлар Союзында башлана. Июньнең соңгы якшәмбесендә уку елы тәмамланып имтиханнар бирелгәч Союз буйлап шәһәрләрдә активистларның җыелышлары, слетлары һәм съездлары уза, фабрика һәм заводларда яшьләр бригадалары ярышлары, спорт фестивальләре һәм конкурслары оештырыла.

 

Безнең фикер

 

Данила Трушин, 24 нче лицейның, 11 сыйныф укучысы: «Буш вакытларны Лемаев скверында үткәрәм. Соңгы елларда төзекләндерелгән һәм яңартылган «Мәңгелек ут» комплексы безгә үткәнебезне истә тотарга, батырларыбызны онытмаска куша кебек».

Рамилә Нәбиуллина, 35 нче лицейның, 11 сыйныф укучысы: «Ял көннәрендә Кама буенда күңел ачарга ял итәргә яратам. Монда самокатларда йөрергә, су коенырга була».

Дарина Бәдретдинова, 35 нче лицейның, 11 сыйныф укучысы: «Минем өчен иң матур урын – Тукай паркы. Анда бөек шагыйребезнең әкият геройлары белән танышабыз. Якында гына китапханә дә бар».

Амалия Гималетдинова, 2 нче гимназиянең 5 сыйныф укучысы: «Мин буш вакытларда «Гаилә» паркында һава сулап йөрергә яратам. Монда агачтан төшеп тиеннәр каршыңа килә, кошлар сайрый... Шәһәр шау-шуларыннан колак ял итә».

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X