Туган як

Ә сез беләсезме?

Татар халкында бүгенге көндә кеше исемнәренең саны егерме меңнән артып китә.

– тарихтагы иң озын исем 1984 елда Техас штатында туган сабыйга кушылган. «Рошандиатлинешьяунневешенк Койаанфскватси Уильямс» – ул сабый исеменең теркәү документларына языла алган өлеше. Әмма атасына бу гына җитми һәм гариза биреп, ул сабыйның исемен 1019 хәрефкә кадәр арттыруга ирешә алган.

–Һиндстандагы бер ир-атның фамилиясе иң стандарт – Брахматра булса, исемен атавы кыен, анда 1 478 хәреф бар. Бу дөньядагы иң озын исем булып санала.

– иң кыска исемнәр Монголиядә теркәлгән: Аз (бәхет, уңыш), Оч (очкын), Од (Йолдыз) һәм Россиядә: Ян һәм Ия.

– дөньяда иң киң таралган кызлар исеме – София. Төрле илләрдә исем төрлечәрәк язылса да, бу аның киң таралуына берничек тә йогынты ясамаган.

– иң киң таралган малайлар исеме – Мөхәммәд.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: