Туган як

Нинди исемнәр популяр?

Хәзер иң популяр татар исемнәре малайларда – Тимур, Әмир һәм Кәрим, ә кызларда – Ясминә, София һәм Әминә кала.

Яшь ата-аналар балаларына исемне кумирлары хөрмәтенә кушалар. Мәсәлән: Вилен, Николь, Софи.

XX гасыр уртасында кешеләр кино карарга яраткан һәм балаларына «йолдыз»лар исемнәрен куярга тырышкан. Ул чорларда Артур кебек исемнәр күп куелган.

Шунысы да бар: әти-әниләр сабыйларына катлаулы ике исемнән торган, кызыклы язмышлы шәхесләрнең исемнәрен дә бирергә тырыша: Анна-Николь, Люсия-Мария, Эмили-Оливия. Әмма иң кызыклы исем – ул Аванс. Ата-аналар баланың тормышы бай булачак дип ышандыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: