Туган як

Әниләр назы

Гаилә – кеше өчен иң кадерле, иң изге төшенчәләрнең берсе. Гаиләнең нигезе – әти-әни. Алар безгә тормыш бүләк иткәннәр, бар күңел җылысын биргәннәр. Әниләрнең назын, җылы кочагын без беренче көннән үк тоеп яшибез, ә әтиләребез безне үзләренчә яраталар.

Хатын-кыз тормышта җир җимереп яшәргә мөмкин, ләкин аның төп роле – яхшы әни булу. Әллә нинди җаваплы урыннарда эшләп тә, баласына дөрес тәрбия бирмәгән әнинең абруе да шуның хәтле генә, мөгаен...

Әниләр өчен бала ничә яшьтә булуга карамастан, бала булудан туктамый дип уйлыйм. 4 яшьтә дә, 40 яшьтә дә без әниләребезнең кадерле сабыйлары. Һәр кешегә үз әнисеннән дә газизерәк, үз әнисеннән дә чибәрерәк, үз әнисеннән дә изгерәк кеше юктыр.

Минем дә әнием җир йөзендә берәү генә. Ул иң чибәр дә, иң уңган да, иң акыллы да, кирәк вакытта иң «усал» да. Әнием
минем бик якын сердәшем, тылсымлы «сер капчыгым». Минемчә, бер генә әни дә үз баласына начарлык теләми. Әйе, әниләр безне вакыт-вакыт тиргәп тә алалар, ирекле вакытыбызны да чиклиләр, кирәк икән, алларына утыртып сөяләр, башыбыздан да сыйпап куялар. Мин әниемнең бердәнбер кызы, ләкин үземне иркә кыз димәс идем. Әнием мине йорт эшләрендә булышырга да, тәмле итеп ашарга пешерергә дә, бәйләргә, тегәргә дә өйрәтә. Кызлар өчен кирәкле булган бар эшне дә җиренә җиткереп башкарырга мин әниемнән өйрәнәм. Аның пешергән ризыклары телеңне йотарлык. Әниемнең нурлы йөзе, җылы куллары, тәмле теле минем күңелемә шифа бирә. Мин бик бәхетле кыз. Шундый әниең булганда, нинди генә авырлыклар килсә дә, куркыныч түгел. Мин, үз чиратымда, әниемнең йөзенә кызыллык китермәскә тырышырмын. Әнием бер дә картаймасын, гел яшь, матур булсын дигән теләктә калам.

Диләрә Мансурова,
29 нчы мәктәпнең 9 Б сыйныф укучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: