Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Мәктәптә ничек матур күренергә?

Мәктәптә, еш кына үзбезгә ошаганча киенергә рөхсәт итмиләр. Ләкин проблемадан чыгу юлы һәрвакыт бар! Хәзер без ничек итеп укытучыларга да, яшьтәшләреңә һәм үзеңә дә ошарлык итеп, матур киенү серләрен ачыкларбыз.

1. Модалы күлмәкләр, пинжәкләр, чалбарлар, итәкләр һәм сарафаннар сайлагыз. Бүгенге көндә иркенрәк кием модада. Укучылар формаларын яңа образларга яраштырырлык итеп, берничә төрен сатып алыгыз. Блузкаларыгыз берничә төстә булсын: зәңгәр, ак, алсу, соры һәм кара төсләр сатып алырга мөмкин. Көн саен берүк сарафан яки костюм киеп йөрү туйдырса да, блузкаларыгызны көн саен үзгәртеп тора аласыз. Киемнәрегез белән тәҗрибә ясаудан курыкмагыз.
2. Матур, уңайлы һәм килешле аяк киеме сайлагыз. Тик ул өс киеменә туры килергә тиеш, шуны онытмагыз.
3. Аксессуарлар өстәгез. Мәсәлән: сәгать, кулон, беләзек, брошка, чәчэләктергеч, боҗра, чылбыр, алкалар һәм башкалар. Бу бизәнү әйберләре малайлар өчен дә, кызлар өчен дә туры килә. Алар бик күзгә ташланып тормый, шул ук вакытта сезнең төс-кыяфәтегезгә үзгә бер матурлык өстәячәк.
4. Киләсе киңәшебез күбрәк кызлар өчен. Чәчегезгә ясаган прическаларны еш алмаштырыгыз. Хәзер интернет битләрендә бик күп җиңел прическалар табарга була. Чәчегезне көн саен яңача ясарга тырышыгыз.
5. Һәрвакыт чиста-пөхтә йөрергә тырышыгыз. Кием чиста һәм үтүкләнгән булсын.
6. Мәктәп формасының соңгы елларда модалы төсләре: соры, зәңгәр, кара, яшел, куе кызыл. Укучылар формасын сайлаганда психологлар фикеренә колак салыгыз. Әйтик: караңгы зәңгәр һәм карасу яшел төсмерләр укучының акыл эшчәнлегенә уңай йогынты ясый икән. Куе кызыл төстәге мәктәп формасы баланы тәртиплерәк һәм
үз-үзенә ышанычлырак итәчәк.
7. Кием сезгә ошаганда, сез үзегезне ышанычлырак хис итәрсез.

  • Кием-салым – безнең мода һәм стиль кебек төшенчәләр белән бәйләнгән даими юлдашыбыз. Белгәнегезчә, алар бик тиз үзгәрәләр, хәтта күзәтергә өлгереп тә булмый.

Дөньяда кием брендлары шундый күп, кайсын сайларга белмәссең. Билгеле бренд булган өчен шактый кыйммәтлеләре
дә, әле исеме тарала гына башлаган модельерлар киемнәре дә. Безнең республикада да матур,
килешле кием тегүче брендлар бар. Кайберләре нәкъ менә мәктәп формалары тегү өстендә
эшли. Алар сездән заказлар алганда теләк-тәкъдимнәрегезне дә кабул итәчәкләр.
Димәк, тырышырга һәм бер урында туктап калмыйча эшләп торсаң, үз сатып алучыларыңны табарга мөмкин дигән сүз.

Азалия Котлыәхмәтова hәм Арсен Ханов

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев