Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Мәктәп еллары сагынырлык булсын!

Кыңгыраулы мәктәп еллары күңелдә кала торган иң шатлыклы һәм мәшәкатьсез мизгелләрнең берсе. Мәктәп кешегә беренче бик мөһим булган белемне генә түгел, беренче тормыш дәресләре дә бирә, дуслык һәм беренче мәхәббәт хисләре белән дә таныштыра. Мәктәп һәм андагы булган барлык шатлыклы һәм моңсу вакыйгалар артта кала, алда – әлегә таныш булмаган яңа тормыш көтә.

Әлбәттә, мәктәп дигәч, бәлки, шатлыклы хәлләр генә искә төшмәс, чөнки безнең барыбызны да дәресләргә соңга калу, укымаган дәресләр, эшләнмәгән өй эшләре, начар билгеләр өчен ачуланалар… Ләкин болары мөһим түгел. Һәрбер укучы үсеп җитеп, еллар биеклегеннән үзенең мәктәп елларына караса, барыбер тик мәшәкатьсез, тыныч балачагын һәм мәңгелеккә узып киткән мәктәп елларын гына искә аладыр? Һәркемгә үзе укыган мәктәп кадерле һәм якын.

Уку елы тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара. Мин үзем укыткан 11 нче сыйныф укучыларына әдәбият дәресендә җитди темаларның берсе – киләчәккә планнары турында, якынча булса да, язып карарга тәкъдим иттем.

Алинә Минһаҗева, Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары

«Укуымны дәвам итәр идем...»

 

11 В сыйныфы укучыларыннан сораштыру.

Таһир Мифтахов: Гимназияне тәмамлагач, мин университетка укырга керергә җыенам. Шушы теләгем тормышка ашсын өчен, БДИга яхшылап әзерләнәм, алтын медаль белән тәмамларга телим. Һәм шулай ук ГТОның алтын медален алдым. Минем максатым – ИТМО университеты. Минем уйлавымча, ул заманча һәм перспектив югары уку йорты.

Рияз Якупов: Һәр укучы унберенче сыйныфка җиткәндә үзенең кем буласын белә. Кемдер институтка бара, кемдер армиягә, ә кайберәүләр эшли башларга мөмкин. Мин БДИны әйбәт биреп, югары уку йортына керергә уйлыйм. Аны тәмамлагач, һөнәр буенча эшләп була. Планнарымда моннан тыш тагын бер югары уку йортында белем алырга. Беренчесе энергетика буенча, икенчесе – экономика. Хәзерге заманда өстәмә белем комачауламас.

Илшат Нургалиев: Үз киләчәгемне төзүче һөнәре белән бәйлисем килә. Мин инженер-проектлаштыручы булып эшләргә телим. Нигә төзүче, дисезме? Кечкенә чактан ук төрле кул эшләнмәләре ясарга, әтигә авылда мунчаны җиткерергә, өйдәге идәннәрне алыштырырга һәм бүтән эшләрдә булышырга, технология фәне буенча проектлар эшләргә бик яратам. Төзү өлкәсенә кагылышлы төрле китаплар укыйм, видеокурсларны карыйм. Хәзер төзү сферасында 3Д модельләштерү технологияләре кулланыла башлады. Үз киләчәгемне мин дөрес сайлыйм дип уйлыйм.

Инсаф Закиров: Унберенче сыйныфны тәмамлауга, минем алда чиксез сайлау тора. Нинди һөнәр алырга? Дөресен генә әйткәндә, мин әле төгәл генә сайламадым да. Кечкенәдән үк медицина һәм психология ошый иде. Авырлыклар алдында каушап калган кешеләргә ярдәм итәр өчен бәлки психолог булырмын. Минемчә, хәзерге дөньяда бу һөнәр бик мөһим. Кешеләр үз өстендә эшләргә, үзләренең эчке проблемаларын дәваларга һәм, ахыр чиктә, үз тормышларын яхшыртырга телиләр.

«Эш ләззәт китерергә тиеш...»

 

11 Б сыйныфы укучыларыннан сораштыру.

Азат Хәйруллин: Мин бердәм дәүләт имтиханнары өчен биология һәм химия фәннәрен сайладым. Дәресләрдә яңа белемнәр алып, укып, имтиханнарга әзерләнеп ике ел үтте. Хәзер инде имтиханнарны яхшы, уңышлы биреп, медицина институтына керерегә теләгем бар. Югары белем аласым килә, чөнки киләчәктә әйбәт табиб булырга телим. Ижау, Самара, Пенза шәһәрләрендә мединститутлар бар һәм шулар арасыннан уку йортын сайлармын. Тагын дустым Рүзәл белән бергә укырга телим. Чөнки шундый яхшы иптәш белән җайлырак була дип уйлыйм.

Айсылу Рамазанова: Һәрберебезнең киләчәге барытик үзебездән генә тора. «Нинди юнәлеш сайларга? Нинди югары уку йортларына барырга?» Минем киләчәгем – үзе бер хыял булып тора. Ничек минем йөрәк һәм күңел тели, беренче чиратта, киләчәгемне шулай күрәсем килә.Тырышсак, бар да була. Мин дә курыкмыйча, БДИны югары балларга биреп,теләгән уку йортына керегә телим.

Әйе, һөнәрнең кайсы өлкәсен алсаң да, бөтен җирдә дә авыр, җиңел эшләр юк бу дөньяда. Барысы да тырышлык белән бирелә. Юкка гына: «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», – димиләр.

Иң мөһиме, без теләгән киләчәгебез, ягъни һөнәребез, беренче чиратта, үзебез өчен дә, башка кешеләр өчен дә файда китерергә тиеш. Шунда гына безнең киләчәгебез чын мәгънәсендә якты һәм матур булачак!

Алинә Петрушенко: Беренче тапкыр мин бишенче сыйныфта кем булачагым турында уйландым. Башта пешекче булырга теләгән идем, ләкин тугызынчы сыйныфта барысы да үзгәрде. Һәм мин табиб булу өчен химия һәм биология фәннәреннән имтихан бирергә сайладым. Ни өчен мин табиб булырга теләдем дисезме? Минем ул вакытта медицина университетын тәмамлаган өлкән абыем яхшы үрнәк булды. Хәзер мин унберенче сыйныфта клиник психолог булырга теләвемне аңладым. Миңа кешеләр белән аралашу һәм аларны аңлау күпкә кызыграк.

Иң мөһиме – нинди генә тармакка китсәм дә, эшем миңа ләззәт китерергә тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев