Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Мәктәбем – белем учагым

Мәктәп еллары – искиткеч матур, дигән фикер кемнәрдәдер бәхәс тудырыр. Берәүләргә уку җиңел бирелсә, икенчеләргә исә авыррак, кемдер күбрәк белергә тырыша, кемдер, киресенчә, күләгәдә калырга омтыла.

Язгөл Сабирҗанова, 2 нче гимназиянең 4 нче сыйныф укучысы

2018 елны мин 2нче гимназиянең беренче сыйныфына укырга кердем. Быел менә дүртенче сыйныфта укыйм. Мәктәбемне, укытучыларымны,
сыйныфташларымны бик яратам. Һәр көн дәресләргә чын күңелдән теләп, яратып киләм. Сыйныфташларым белән рәхәтләнеп аралашам.

Бу гимназиядә минем апам, абыем белем алып, укып чыкты. Укытучыбыз Чулпан Маликовнаны да бик хөрмәт итәбез. Ул бик ягымлы, ярдәмчел,
үзе дә безне ярата. Дәресләрдә матур итеп язарга, мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез. Сыйныфыбыз белән төрле ярышларда катнашабыз, театрларга йөрибез.

Мәктәбебезнең үзендә үк бай китапханә, эчтәлекле музей, зур, иркен актлар залы бар. Күп түгәрәкләр эшләп килә, күңелең теләгәнен сайлый аласың, спортка тартыласыңмы, җыр-биюгәме.

Ә мәктәп ашханәсендә повар апаларыбыз безне тәмле, кайнар ашлар белән сыйлыйлар. Мин гимназиябезне, андагы укытучыларны, хезмәткәрләрне бик яратам. Аларга эшләрендә зур уңышлар телим.

 

 

35 нче лицейның 11 нче сыйныф укучысы Азалия Котлыәхмәтова, 10 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Резеда Вахитова

Пионер, октябрят, комсомол...

Беренче сыйныф укучыларын октябрь аенда балаларның махсус оешма сафларына кабул иткәннәр, һәм октябрятлар дип атап йөрткәннәр. Аларның түшләрендә нәни Володя (Ленин) фотосы булган значоклар тагып йөргәннәр.

Яңа ел алдыннан беренче сыйныфлар «Әлифба» дигән китаптан укырга өйрәнгәч, бәйрәм ясап, аларга «Туган тел» китаплары тапшырганнар. Өченче яки дүртенче сыйныф укучыларын тантаналы төстә пионер сафларына алганнар. Мәктәптә линейкага җыелып, укучыларга тантаналы рәвештә кызыл төстәге галстуклар такканнар. Начар укучыларны пионерга кабул итмәү очраклары да булган. Иптәшләреннән калышмас өчен һәр бала пионер булырга тырышкан. 19 майда мәктәпләр зурлап пионер туган көнне билгеләп үткәннәр.

Өлкән сыйныф укучыларын инде тагы да җитдирәк оешма – комсомол сафларына кабул иткәннәр. Без Бөек Ватан сугышында пионерларның һәм комсомолларның күрсәткән батырлыкларын китаплардан укып беләбез. Алда атап үткән оешмалар барысы да балалар өчен оештырылып, алар зур тәрбияви әһәмияткә ия булганнар.

Укучылар дәресләргә бик җаваплы караган, сәбәпсез дәрес калдыручылар, укытучыларга каршы әйтүче, бәхәсләшүчеләр булмаган. «Икеле» билгесе алу хурлык саналган, шул сәбәпле, укучылар бер-берсенә ярдәм итә торган булганнар.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев