Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Мәдәни мирасны ничек сакларга?

Мәдәни мирас – ул буыннан-буынга күчеп килә торган байлык. Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез – безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз.

Матди байлык ул – фани, бетә торган, вакытлы нәрсә, ә рухи байлык, акыл көче белән хасил булган дөньяга караш, кешеләрнең мөгалләмәсе, гореф-гадәте – мәңгелек.

Гореф-гадәт – билгеле бер халыкның тарихи үсеш традициясе белән торган тәртип нормалары яки йолалары ул.

Һәр милләтнең үзенә генә хас яшәү, көнкүреш итү, үз-үзен тоту кагыйдәләре формалаша. Аларның күбесе буыннан буынга тапшырыла, заман таләпләреннән чыгып камилләштерелә. Вакыт узу белән, милли үзенчәлекләрнең кайберләре юкка чыга, яңалары барлыкка килә. Милли үзенчәлекләр – милли үзаңны формалаштыруга зур йогынты ясый торган әһәмиятле фактор.

Алия Габдерәшит кызы Хөсәенова, Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары

 

Туган телгә мәхәббәт тәрбиялик

 

Халкыбызның милли йолаларга, гореф-гадәтләргә игътибары нык артты.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә генә түгел, хәтта интернет киңлекләрендә дә, милли йолаларны, татар фольклоры үрнәкләрен куллану уңай нәтиҗәләр бирә, телне өйрәнүгә кызыксындыру уята.

Без мавыгабыз, иҗат итәбез, эзләнәбез, димәк халкыбызның милли йолалары, туган телебез саклана әле дигән өмет яши күңелләрдә. Шуны онытмаска кирәк: милли рух – акыл һәм гүзәллек, зәвык һәм әхлак, хезмәт һәм туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү чарасы ул.

Адель Гәрәев, 1 нче курс студенты

 

«Тәфтиләү», «Хәмдия», «Әнисә»...

 

Татар җырлары, көйләре – музыка сәнгатенең бик бай һәм кызыклы төре.

Халык көйләре үзләренән-үзләре тумаган. Элек-электән аларны кемнәрдер уйлап чыгарган, башлап җырлаган. Димәк, аларның авторлары булган. Телдән-телгә күчеп, алар шомара барган, камилләшкән.

Мисал өчен,«Тәфтиләү», «Хәмдия», «Уфа-Чиләбе», «Әнисә» кебек татар халык җырлары.

Халык җырларын бүгенге көндә радио һәм телевидениедә еш тыңларга була. Чөнки яшь җырчылар аларны үзләренең репертуарына алалар һәм бик теләп башкаралар.

Салават Галимуллин, 2 курс студенты

 

Авыл бәйрәмнәрен халык ярата

 

Соңгы вакытларда авылларда үткәрелә торган бәйрәм чараларында мәдәни мирасны саклауга зур әһәмият бирелә.

Мисал өчен, минем авылым Кызыл Чишмәдә үткәрелгән «Халык җәүһәрләре», «Чын күңелдән», «Яшьлегем тугайлары» дигән кичәләрне әйтеп үтәргә була.

Авылларда урам бәйрәмнәре үткәрелә башлады. Бу чараны «Самавыр бәйрәме» дип тә, «Урам бәйрәме» дип тә атап була. Авылдагы дистәдән артык урам берсен берсе уздырып хәзерләнгәннәр. Өстәлләрдә милли ризыклар, татар халкының көнкүрешен чагылдырган әйберләр: киемнәр, савыт-саба, музей экспонатлары. 30дан артык төрдә милли ризыклар алып килгәннәр иде бәйрәмгә. Җыр-бию белән үрелеп барган бәйрәм һәр кешегә ошады.

Сөләйман Исрафилов, 2 нче курс студенты

 

Милли тәрбия гаиләдән башлана

 

Без – замана балалары – халкыбызның киләчәге безнең кулда. Татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен, туган телебезне саклау безнең изге бурычыбыз.

Без, туган тел дәресләрендә, көллиятебездә, шәһәребездә, республикабызда үткәрелә торган төрле чараларда актив катнашабыз, конкурс, бәйгеләрдә чыгыш ясыйбыз, алдынгы урыннар яулыйбыз. Шулай итеп, телебезне үстерүдә, милләтебезне, мәдәни мирасыбызны саклап калуда үзебезнең өлешебезне кертәбез.

Милли тәрбия, туган телгә мәхәббәт ул гаиләдән башлана. Без тугач та бишек җыры белән әнием мине һәм энемне йоклаткан, әтием татар халык әкиятләрен сөйләп юаткан, әдәбиятка, мәхәббәт тәрбияләгән. Сабан туе, Каз өмәсе, Корбан гаете бәйрәмнәре аша халкыбызның йолаларын аңыбызга сеңдергән.

Ренат Сибгатуллин, 2 нче курс студенты

 

Татар теле – Тукай теле

 

Туган телен белмәгән кеше Тукай, Җәлил әсәрләрен уку бәхетеннән мәхрүм.

Татар теле – Тукай теле.

Аның шигырьләрендә туган телгә мәхәббәт, туган илне ярату белән үрелеп бара. Шуңа күрә, туган телне ярату, Ватанга тугрылыкка, ата-анаңны хөрмәт итүгә тиң.

Татар халкы гасырлар буе нинди генә сынауларга дучар булса да, барлык авырлыкларны җиңеп, үз телен, үз милләтен, үз гореф-гадәтләрен саклап килгән халык. Мин үземнең татар булуым, милләтем белән горурланып яшим. Татар телемдә сөйләшү күңелемне иркәли, татар җыры, татар моңы авыр кичерешләрдән арындыра, рухи биеклекләргә күтәрә. Татар җыры җир шарының төрле почмакларында яңгырый. Халкымның гасырлар буена җыелган тәҗрибәсе: мәкальләре, әйтемнәре, сынамышлары тәрбия баскычыннан җитәкләп югарыга күтәрә, ниндидер бер илаһи рәхәтлек хисләре кичерергә мәҗбүр итә. Телебез – иң бай, иң матур телләрнең берсе. Татар теле, татар дөньясы – үзе бер тылсымлы дөнья.

Диләрә Хәнәфиева, 1 нче курс студенты

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев