Туган як

Кыңгыраулы мәктәп еллары...

Мәктәп еллары – искиткеч матур, дигән фикер кемнәрдәдер бәхәс тудырыр. Берәүләргә уку җиңел бирелсә, икенчеләргә исә авыррак, кемдер күбрәк белергә тырыша, кемдер, киресенчә, күләгәдә калырга омтыла.

Тик шунысы бәхәссез, мәктәп – һәр укучы өчен ачышлар һәм шәхес буларак формалашу чоры. Еллар уза, мәктәп тормы-шы үзгәрәме? Безнең әти-әниләр ничек белем алганнар?

Алар СССР мәктәпләрендә укыганнар. Заманында иң зур һәм куәтле илнең уку-укыту системасы да алдынгылардан булган. Дәреслекләр бушлай бирелгән. Ул китаплар ел саен сыйныфтан сыйныфка күчкән. Чөнки хәзерге кебек программалар һәм уку китап-лары берничә төрле төзелеп, ел саен үзгәреп тормаган.

Совет чоры мәктәпләрендә уку да хәзергедән аерылып торган. Компьютерлар булмаганлыктан, барлык рефератлар, плакатлар һәм стена газеталары кулдан язылган. Һәр бәйрәм саен, бизәп махсус газеталар чыгарылган. Матур каллиграфик язу, яхшы рәсем ясый белү югары бәяләнгән. Ниндидер темага доклад әзерләргә, инша яки реферат язасы булганда укучылар китапханәнең уку залында, озак кына кирәкле материал туплап утырганнар. Ул заман укучылары кайчан да булса кирәкле мәгълүматны өйдә компьютер артында утырып кына табарга мөмкин булачагын күз алдына да китермәгәннәр. Әле кулдан язган текстны берничә мәртәбә күчереп язарга да туры килгән.

Хәзер миңа гаҗәп тоела, безнең әти-әниләр компьютерлар, интернет, кәрәзле телефоннан башка ничек яшәгән икән?.. Бу безгә акылга сыймаслык кебек тоела, ләкин алар үзләренә мавыктыргыч бүтән шөгыльләр тапканнар. Тотылган кәгазь, металлолом җыйганнар, караучысыз калган әби-бабайларга булышканнар, китаплар укыганнар, бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр. Еш кына табигать кочагына, башка шәһәрләргә экскурсияләр, походлар оештырганнар.

Ә хәзерге технология дәресләре ул чакта хезмәт дәресләре дип аталган. Анда кызлар тегәргә, чигәргә, ашарга пешерергә, малайлар төрле йорт җиһазлары, әйтик артсыз урындык, ясарга өйрәнгәннәр, техника белән якыннанрак танышканнар.

Ак алъяпкычларда ак канат...

Мәктәп формасы – әле дә бетмәс-төкәнмәс бәхәсләр уята. Безнең әти-әниләр бит укыганда бердәм мәктәп формасы киеп йөргәннәр.
Әти-әниләр укыганда форма белән бергә кызыл галстук тагып йөрү мәҗбүри булган. Мәктәп формасына ак яка һәм ак манжет тегеп куйганнар. Көрән төстәге классик күлмәкләр өстеннән бәйрәмнәрдә ак һәм гадәти көннәрдә көрән яки кара алъяпкыч ябып йөрү тиеш булган. Чәчләр дә пөхтә итеп үреп куелып, тасмалар белән бантлар куелган.

Малайлар исә соры чалбар һәм пинжәк кигәннәр, соңрак аларны, куе зәңгәр төстәгегә алыштырганнар. Җиңенең ян өлешендә ачык дәреслек һәм Кояш чыгышы сурәтләнгән эмблема булган.

Хәзер мәктәп тормышы шактый аерыла, бездә башка принциплар, законнар. Мәктәп формасы да инде башка, ул бердәм түгел, ләкин дресс-код бар...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: