Туган як

«Китап уку – канатлы булу»

Бүген яшьләрне китап уку кызыксындырмый. Мәктәп укучылары программа буенча кирәкле әдәби әсәрләрне дә сирәк укый, чөнки хәзер интернет челтәрендә һәркайсының кыскача эчтәлеге белән танышу мөмкинлеге бар. Укучылар укытучыга шуны гына килеп сөйли.

Әйе, китапка мөнәсәбәтнең үзгәрүенә компьютерлаштыру шаукымының йогынтысы көчле. Ноутбук, планшетлардан агылган мәгълүматлар кыска, аңлаешлы һәм укырга да кызыклы бит, ләкин күп очракта укучыны рухи баетуга хезмәт итми. Яшьләр яңа гасыр тудырган нанотехнология җимешләренең техник хәтерне генә үстерүен аңлап бетерми. Интеллектуаль хәтерне бары тик китап кына уята, үстерә. Китап укудан бизү, вакыт тарлыктан зарлану, хроник ялкаулыкка әйләнә, ә ул, үз чиратында, деменция авыруына – дөньяны танып белүдән туктау нәтиҗәсендә барлыкка килгән акыл зәгыйфьлегенә китерергә мөмкин.

Яшьләр арасында бүген: «Мин китап укырга яратам», дисәң, үзеңнән көләргә дә мөмкиннәр дип уйлаучылар да бар. Китап укыган кешенең уйлары да икенче төрле була бит. Ә китап укымау бик күңелсез нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Интернет челтәрендәге язуларны карасаң, һәр сүздә берничә хатага юлыгасың. Димәк, китап укымау бөтенләй наданлыкка китерергә мөмкин.

 

 

Каенлы урта мәктәбе укучылары Сөмбел Хәмитова һәм Әдилә Кәлимуллина яшьтәшләре белән «Яшьләр китап белән дусмы?» темасына сораштыру уздырдылар.

Рифат Ильясов: Мин китаплар укырга яратам, бигрәк тә тарихи китаплар белән кызыксынам. Чөнки киләчәктә минем һөнәрем тарих белән бәйләнешле булачак. Шулай ук миңа татар әдипләренең әсәрләрен уку да кызык. Китаплар фикер йөртүне үстерә, тел байлыгын арттыра.

Максим Вәлиуллин: Бөтенләй китап белән дуслыгым юк, дип әйтә алмыйм. Дәреслектә бирелгән әсәрләрне укып барам. Мин күбрәк интернетта язганны укыйм. Анда файдалы киңәшләр, кызыклы мәгълүматлар табарга була. Алар – озын мәкаләләр түгел, ә ун җөмләдән торган төп мәгълүмат. Кызыклы әсәрләрне фильмнар яки видеоязма аша карыйм.

Әлфинә Хөснуллина: Мин кечкенәдән китаплар укырга яратам. Соңгы вакытта кызыклы әсәрне укырга минем вакытым җитеп бетми. Быел 9нчы сыйныфны тәмамлыйм, имтиханнарга әзерләнәм. Шулай да яраткан шөгыльдән бизеп булмый бит, китап укуның икенче төренә – аудиокитаплар тыңлауга күчтем. Ә моны мәктәптән кайтканда автобуста да, өй җыештырганда да башкарып була. Теләк кенә кирәк.

Илсөя Шәйдуллина: Хәзерге вакытта китаплар популяр, бигрәк тә яшүсмерләр арасында. Ләкин алар мәктәп программасы буенча түгел, ә заманча язылган әсәрләр укырга яраталар. Алар арасында фантастика, детектив һәм мистикалар да бар. Яшьләр аудио һәм электрон китаплар белән дә кызыксына.

Әдилә Кәлимуллина: Яшьләрнең китап укымавына гаиләдә өлкәннәрнең кулларына китап алмаулары да сәбәп булырга мөмкин. Алар күп нәрсәне вакыт юклыкка сылтыйлар. Ә сабыйлар киптергеч кебек, бар күргәнен күңеленә сеңдереп бара. Элек татар гаиләләрендә кичләрен китап уку булган. Шул рәвешле әти-әниләр балаларында китапка мәхәббәт уяткан. Хәзер дә бу традицияләр кире кайтса, балалар китап укуга битараф булмас, киресенчә, кызыксыныр, китап укучылар саны артыр иде.

 

Яшьләр әдәбият белән дусмы?

 

Авторлары: 35 нче лицейның 11 нче сыйныф укучысы Азалия Котлыәхмәтова, 10 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Резеда Вахитова

Фән олимпиадаларында катнашу – һәр мәктәп укучысы өчен әһәмиятле вакыйга. Мин дә күп олимпиадаларда катнаштым. Шуларның берсе татар теленнән булды. Хәзерге яшьләр тормышы вакыйгаларга бай – өзлексез лекцияләр, дуслар белән аралашу, интернет. Әмма болар барысы да үсмерләргә матур әдәбият белән кызыксынырга комачауламый. Бәлки, элеккеге кебек үк масштабта түгелдер, ләкин элек бит белем чыганагы бары тик китап кына иде, бүген кызыксындырган мәгълүматны табу өчен өстәмә ысуллар барлыкка килде. Яңа буын укучыларының мәнфәгатьләре даирәсенә төрле жанрлар һәм авторлар эләгә. Китапларның төрлелеге яшьләргә яңадан-яңа исемнәрне белергә мөмкинлек бирә. Яшүсмерләр Россия авторлары әсәрләрен дә, чит илнекеләрне дә актив укыйлар. Яшьләрне дөнья һәм заманча әдәбиятның барлык жанрлары диярлек кызыксындыра. Яшьләр маҗаралы әдәбият, детективлар, триллерлар, утопия укырга яраталар. Темалар шулай ук иң төрлеләре – беренче мәхәббәт, тормышта үз урынын эзләү, буллинг.

Шактый киң күптөрлелеккә карамастан, мондый әдәбиятны бер нәрсә – хис-кичерешләр берләштерә. Төп геройларның борчылулары еш кына яшь укучыларныкы кебек үк. Һәм бу үсмерләр өчен әдәбиятны башка әсәрләрдән аерып тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: