Туган як

Индивидуальлек – яхшымы, начармы?

Урынлы киңәш

  • Башыма «Мин башкалар кебек түгел» – дигән фикер керде бер көнне. Ул мине уйланырга мәҗбүр итте. Хәзерге заманда һәр кеше индивидуаль, ә мәктәптә үзгә булу – яхшымы әллә начармы?.

Һәр кеше туганда ук, чәче һәм тән төсе, буе һәм авырлыгы, күз төсе, тавышы төрле булып туа. Үсә-үсә һәр баланың үз холкы булуы да ачыклана. Кемдер тыныч, кемдер көйсез, елак. Берәүләр бик актив, бер урында тик утыра белми. Җәмгыять һәр өлкәдә үз стандартларын урнаштыра. Әгәр кеше бу кысаларга сыешмаса, таләпләргә туры килмәсә,аны җәмгыятьтә кабул итәргә теләмиләр.
Кешенең тышкы кыяфәте, холкы, принциплары, фикерләре, яшәү рәвеше башкалардан аерылып торырга мөмкин. Боларның барысы да кешене шәхес итеп күрсәтә түгелме? Әмма мәктәп чорында бу шәхесне сындыра башлыйлар, чөнки ул башкалар кебек түгел.
Әгәр дә кыз «90-60-90» стандартларына туры килми икән, димәк, модель була алмый. Яки әгәр кешенең тышкы кыяфәте гадәти түгел: яшел төстәге чәч, үзенчәлекле прическа булса ул инженер булып эшли алмыймы? Үзенчәлекле булу аның бары тик дөньяга, үз-үзенә карашы, аерым фикере бар, дигән сүз бит бу.
Бөтен кешеләр бертөрле икән, яшәү күңелсез булыр иде. Балалар бакчасында, мәктәптә, эштә аерылмыйча, зур соры массага әйләнәсе киләме икән кешеләрнең? Минемчә, индивидуальлек – ул яхшы. Бу – һәр кешенең үзенчәлеге. Кешеләр уйлап тапкан стандартлар гына барысын да боза.

Рәлинә Камәртдинова, 13 нче гимназия-интернатның 8 нче сыйныф укучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: