Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Иң кадерле кешем

Җир йөзендә иң мөлаем, иң ягымлы, иң кадерле кешеләребез – ул безнең әбиләребез һәм әниләребез. Бүгенге сәхифәбезне без кадерле әниләргә багышлыйбыз һәм сезгә балаларыгызның җылы сүзләрен тәкъдим итәбез! Сезне барыгызны якынлашып килүче 8 Март хатын-кызлар көне белән котлыйбыз!

Әни – иң кадерле, ягымлы, иң матур сүз. Мин дөньяда бик бәхетле бала, янымда мине яраткан әтием, әнием бар. Әнием
минем Эльвира исемле. Ул матур, күркәм, яхшы күңелле. Аның куллары шундый йомшак, күңеле киң. Әнием ашарга бик
тәмле итеп пешерә, без ул әзерләгән ризыкларны яратып ашыйбыз. Мин әниемне бик яратам һәм аңа авырлык китермәскә тырышам.

Айнур Җәләлов,
10 нчы мәктәпнең, 6 нчы сыйныф укучысы

Яшәсен җирдә әниләр!

«Әни, әнием, әнкәй» – бу иң кадерле кешебезгә әйтә торган сүзләр. Яныңда сине саклап, һәрчак якларга әзер торучы әниләребез булгач, без нинди бәхетле! Минем әнием Гөлнара исемле. Ул балалар бакчасында эшли. Өебездә һәрчак
тәртип. Мин дә әниемә булышам: без бергәләп ашарга пешерәбез, мин савыт-саба юам, өйне җыештырам. Әни мине
бик ярата, «кызым» дип иркәлә
п кенә тора. Мин дә әниемне бик яратам, хөрмәт итәм.

Алинә Шәрифуллина,
26 нчы мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы

Без аларны рәнҗетмик!

Һәр кешенең иң яраткан, серләрен бүлешкән, борчуларын уртаклашкан кешесе була. Ул – безнең яраткан әниебез. Әниләр безнең өчен иң кадерле кеше. Аны беркем дә алмаштыра алмый. Безнең гаиләдә биш кеше: әти, әни, мин, энем һәм сеңелем. Әнием безгә ашарга пешерә, безне мәктәпкә, әтиебезне эшкә озата. Әйдәгез, әниләрне яратыйк һәм хөрмәт итик, аларны авыр сүзләр белән рәнҗетмик.

Ильяс Сабитов,
1 нче гимназиянең 7 нче сыйныф укучысы

Өебез нуры

Минем әнием Гүзәлия. Ул
безнең өчен иң ягымлы, иң
ачык, иң юмарт кеше. Без
тәртипсезләнгән чаклар-
да усал, кырыс була белә.
Без укудан кайтуга, ашарга
пешереп көтеп тора, төрле
түгәрәкләргә йөртә. Бары-
бызны бер өстәлгә җыючы,
авырткан чакларыбызда
яныбыздан китмичә дәва-
лаучы, өебезнең нуры ул.
Әнием, без сине бик яратабыз.

Азизә Сабитова,
1 нче гимназиянең 4 нче сыйныф укучысы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев