Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Гомер иткәндә

Шигъри тәлгәшләр

Алны-ялны белми, әй, чабабыз,
Тырышабыз дөнья көтәргә.
Тигезлектә парлап яшәр өчен
Сөю кирәк гомер итәргә.

Сабырлыклар кирәк балаларны,
Якыннарны юлдан көткәндә.
Кайгы-сагышларга бирешмичә,
Саулык кирәк гомер иткәндә.

Уйларыңны кайчак мең кат урап,
Туры килә мең кат сүтәргә.
Тормыш киртәләрен үткән чакта,
Бәхет кирәк гомер итәргә.

Ашыкмаек якты дөньяларның
Матурлыгын ташлап китәргә.
Ялган, ялгышларга абынмыйча
Акыл кирәк гомер итәргә.

Урыннары оҗмахларда булсын,
Дога кирәк бездән киткәнгә.
Кыйблабызны югалтмыйча яшик,
Иман кирәк гомер иткәндә.

Фәнүзә Сабирова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев