Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Буллинг – замана чиреме?

Буллинг – кешене үртәү, мыскыл итү ул. Бер яки берничә кеше кемне дә булса котыртырга һәм үртәргә мөмкин. Калганнары еш кына вакыйганы тиешле дип кабул итәләр һәм буллингны туктату өчен берни дә эшләмиләр.

Сыйныфта кемгәдер бәйләнү, кемнедер үчекләү элек-электән килгән гадәт. Кешене үртәү, үчек-ләү, бәйләнү өчен популяр булмау, төс-кыяфәт кил-мәүгә карамый. Әйе, кайчакта популяр булмау сәбәп булырга мөмкин. Шулай ук кайвакыт баланы коллективта бик үк яратып бетермәскә мөмкиннәр, әмма шул ук вакытта рәнҗетмиләр дә, ким-сетмиләр дә. Буллингны бер тапкыр чыккан җәнҗал белән эзәрләүне бутарга кирәкми. Укыганда төрле хәл килеп чыгарга мөмкин. Укучылар бүген ачуланышсалар, иртәгә дуслашалар. Күп очракта балалар үзара үч сакламый. Бу – балалар төркеме өчен гадәти вәзгыять, ә буллинг түгел. Ә буллинг ул – максатчан бәйләнү, кешене рухи һәм физиологик яктан сындыру.
Баланы кыйнарга, сыйныфка бикләп куярга, әйберләрен алырга һәм бозарга, яшерергә, ташларга мөмкиннәр. Яки үртәү, мыскыллау, игъ-тибарсыз калдыру, аның белән бер парта артына утырмау. ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, физик эзәрлекләү малайлар арасында, ә психологик эзәрлекләү кызлар ара-сында күбрәк таралган.
Бала яки яшүсмер үзенә карата булган үртәү, үчекләү алымнарын, үзе генә мөстәкыйль рәвештә туктата алмаячак. Ярдәм сорап өлкәннәргә: әти-әниләргә, укытучыларга яки, мәсәлән, мәктәп психологына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр сезнең дустыгыз, сыйныфташыгыз яки балагыз мондый хәлгә эләксә, сез аңа «мин янәшә», «син гаепле түгел», «син башкалардан берни белән дә аерылмыйсың», «син барысын да булдыра аласың» – дигән сүзләр белән ярдәм итә аласыз.
Буллинг корбаннары ярдәм сорап 8 800 2000 122 – балалар һәм яшүсмерләр өчен бөтенроссия ышаныч телефонына (шалтырату бушлай), яки 8 800 100 21 15 – ашыгыч психологик ярдәм күрсәтүнең кайнар линиясенә (шалтырату бушлай) шалтырата ала. Онытмагыз, бу проблемада сез ялгыз түгел.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X