Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Буллинг турында беләсезме?

Әйткәнемчә, буллинг балалар һәм яшүсмерләр арасында киң таралган.

Ә сез үзегез тик торганнан гына кешене рәнҗетә алыр идегезме? Танышыгыз шундый хәлгә тарса нишләрсез?
Әмир Мөхәммәтҗанов, 10 нчы мәктәп, 10 нчы сыйныф укучысы – кешене җәберләү, кыерсыту гаиләдән, әти-әни тәрбиясеннән башлана. Кешенең кечкенә чактан ук комплекслары булса, ул аларны бүтәннәргә тапшырырга тели. Үзен башкалар-дан өстенрәк хис итәсе килә. Андый кешеләргә психологлар булыша, алар рәнжетүченең психологик «яра»ларын билгелиләр дә, ничек килеп чыгуын ачыклыйлар һәм юкка чыгарырга тырышалар. 
Айсылу Фәттахова, 10 нчы мәктәп, 10 нчы сыйныф укучысы – мин рәнҗетелгән сыйныфташымны яклар идем, үпкәләтүчеләргә алай
эшләргә ярамаганын, сыйныфташлар белән яхшы мөнәсәбәтләрдә торырга кирәклеген аңлатыр идем. Кешенең тышкы кыяфәтенә түгел, эчке дөньясына карап бәя бирергә кирәк.
Реваль Вәлиев, 10 нчы мәктәп, 7 нчы сыйныф укучысы – буллинг ул кешене ямьсез сүзләр белән кимсетү, түбәнсетү һәм рәнҗетү. Буллинг яшьләр арасында күбрәк була. Минем аңа карашым тискәре. Шәхсән үзем беркайчан да кешене рәнҗетмәскә тырышам.
Альбина Гатауллина, 10 нчы мәктәп, 11 нчы сыйныф укучысы – минем белән андый куркыныч хәлләр булганы юк, ләкин минемчә, әгәр кеше тарафыннан сиңа каршы, басым ясалса, яки башкаларны сиңа каршы котыртучы булса, үз фикереңне әйтә белергә тиешсең. Үзеңнең курыкмавыңны күрсәтергә, дусларыңны ярдәмгә чакырырга. Котыртучы башкалар алдында үзенең авторитетын күтәрергә тели, шуңа күрә, ул башкалар алдында үзен шулай тота.
Айлин Шакирова, 10 нчы мәктәп, 10 нчы сыйныф укучысы – безнең барыбызның да кимчелекләребез бар, моны аңларга һәм ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк Без бер-беребезне аңласак, хөрмәт итсәк, игелекле, ярдәмчел булсак һәм яратсак, барысы да яхшы булыр. Ә башкаларны кимсетүче, рәнҗетүче алардан гафу үтенергә тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев