Туган як

Аны өзелеп сагына күңел кыллары…

Мәктәптә укыган еллар тормышыбызның иң күңелле чоры булып истә кала. Анда без беренче дуслар табабыз, тәүге мәртәбә гашыйк булабыз, киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагыбызны хәл итәбез.

Әйдәгез, шәһәрдәшләребез күңелендә мәктәп еллары нинди хатирәләр калдырды икән, шул хакта сорашыйк әле. Һәм элекке сыйныфташлары танымасын өчен исемнәрен шартлы рәвештә билгелик.
Гүзәл: Безнең пәнҗешәмбе көнне генә укырга йөри торган бер сыйныфташыбыз бар иде. Пәнҗешәмбе җәмгыять белеме һәм тарих дәресләре була, ә теге укучы үзенә укытучының игътибарын җәлеп итәр өчен мәгънәсез сораулар бирә башлый. Әйтик, кеше сугышып кулын сындырса, аңа компенсация түләячәк-ләрме, юкмы? Әле монысы ярый торган сорау, араларында шактый ахмаклары да җитәрлек була иде. Ахыр чиктә укытучының түземлеге һәм сабырлыгы бетте дә, ул аңа Россия Федерациясе Җинаять кодексын, аерым алганда 135 статьяны укырга киңәш итте.
Кәрим: Күптән түгел, без мәктәптә сыйныфташларым белән «Тик-ток»та тренд төшерергә уйладык. Аның асылы  шунда ки, укытучыны сыйныф ишеге төбендә үк каршыларга һәм укытучыдан Qr-код сорарга. Балалар түземсезлек белән укытучыны көттеләр, ә ул дәрескә бераз соңрак керде. Чөнки укытучыларның ашыгыч педагогик киңәшмәсе узган. Шул киңәшмә тәэсиреннән әле дә айнымаган укытучы: «Минем ул юк», – дип әйтеп куйды. Безнең елмаюлы йөзне күргәч кенә, шаяртуны аңлады. Сыйныфка узгач, өстәл артына утыргач: «Үзегезнең өй эшегез әзерме? Хәзер тикшерә башлыйм», – дип безне куркуга салды. Без инде үзебезнең шаяртуны онытып, елар дәрәҗәгә җиткәч кенә: «Исәп 1:1, мин дә сезне шаярттым», – дип елмайды. Шунда гына өйгә эш бирелмәгәне исебезгә төште.
Руслан: Безнең мәктәптә кайбер өлкән сыйныф укучылары урамнан киеп килгән аяк киемен ишек янында калдыра һәм оекбашлар белән генә киенү-чишенү бүлмәсенә бара. Тик директор болай эшләүне тыйды. Нәтиҗәдә, икенче көнне бар укучылар бойкот оештырырга булган һәм мәктәпкә кергәндә, барысы да үз ботинкаларын ишек янында калдырган. Ә җыештыручы, уйлап тормыйча, барысын да тартмаларга сала һәм җыеп алып куя.
Ә ботинкаларның икенче сыңары башка тартмаларда була һәм ишен табуы шактый кыенга туры килә. Хәзер менә, күз алдыгызга китерегез, 150 пар арасында, ә бу 300 аяк киеменә ничек үз парын табарга. Тик бер укучы да зарланмый, барысына да кызык кына була.
Айгөл: Ә без мәктәпкә ашарга сөт һәм кукуруз тәм-томы («Кукурузные хлопья») алып килдек. Бер тәнәфестә шул кукурузны һәм сөтне бер савытка салып, ашый башладык. Ашау белән мавыгып, дәреслекләргә аздан гына сөт түкми калдык. Бик кызык һәм күңелле булды.
Сәмирә: Мин ике ел өлкән сыйныфта укыган бер егетне ошатып йөрдем. Дәресләр тәртибе язылган тактадан аның кайсы кабинетта утырганын карыйм да, ул мине күрсен өчен берничә мәртәбә шул кабинет яныннан узып китәм. Аның игътибарын җәлеп итәр өчен һәрчак матур киенергә тырыштым, тик ул миңа карамады. Аннары ул бер кыз белән очраша башлады. Тора-бара без ул кыз белән дуслаштык. Мин шундый дустым булуына бик шат.

Күргәнегезчә, һәр кешенең күңелендә мәктәп елларының күңелле бер вакыйгасы саклана. Бу язманы укыгач, сез дә сыйныфташларыгыз белән булган берәр очракны исегезгә төшереп, елмаеп куйгансыздыр.

Шәһәркүләм олимпиадада уңыш яуладым

Резедә Вахитова,
10 мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы

  • Фән олимпиадаларында катнашу – һәр мәктәп укучысы өчен әһәмиятле вакыйга. Мин дә күп олимпиадаларда катнаштым. Шуларның берсе татар теленнән булды.

Узган елның декабрь аенда татар теле буенча шәһәркүләмендә олимпиада үткәрелде. Мин дә анда үземнең көчемне сынап карадым. Безнең мәктәптән олимпиадага ике кеше барды. Мин үземнең биремнәрнең барысын да башкарып чыктым. Нәтиҗәдә бишенче урынга лаек булдым.
Олимпиадаларда нәтиҗәләрне яхшырту өчен, катнашучыларга берничә киңәш бирергә телим. Минем үземә алар файдалы булды.
Узган еллар биремнәрен сайла
Анда сиңа теләсә нинди бирем эләгергә мөмкин һәм теләсә кайсы очракта да син аны ничек дөрес эшләргә икәнен белерсең.
Өстәмә чыганаклар тап
Анда кирәкле әйбер булырга мөмкин. Минемчә, үз белемнәренең тирәнлеген тикшереп карау өчен, олимпиада укучыларга уникаль мөмкинлек бирә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: