Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Балалар 8 март белән котлый

Котлаулар

Әнигә бүләк

Әти белән икәү генә
Кердек әле кибеткә,
Әнинең татлы хыялын
Алыйк әле бүләккә.
Безгә кирәкле товарлар
Тезелгәннәр бер рәткә,
Бигрәк тә яхшы товарлар
Хакларыннан ис китә.
Әнә тора безгә дигән
«Индезит»машинасы,
Әти әйтә: «Бигрәк кыйммәт,
Кредиткамы аласы?»
Сатучы егет туктамый
Дикторлар кебек сөйли,
Товарны да мактый үзе,
«Кредит яхшы әйбер», – ди.
– Гарантия һәм страховка
Аерым хакка керә.
Порошокның да безгә ул,
Иң сыйфатлысын бирә.
Менә шундый яхшы егет
Үзе ягымлы сөйли.
Тиз генә чек та бастыра,
«Ялгышмадыгыз сез», – ди.
Карадык шунда чекка без,
Әти сызгырып куйды,
Икеләтә бәя күреп
Минем күзем дүрт булды.
Менә ичмасам кредит бу,
Ун ай буе түләрбез,
«Әни кирәкне бирер», – дип
Әти белән шүрлибез.
Әни ачуланмас әле
Менә нинди шәп бүләк,
Алдык аңа без товарны
Икеләтә хак түләп.

Диләрә Мансурова,
29 нчы мәктәпнең 9 Б сыйныф укучысы

 

8 март белән!

Дулкынланам, борчылам,
Бүген бәйрәм, әнием!
Сүзләремне ялгышмыйча,
Әйтәсем килә минем.
Кызыл, алсу чәчәкләрне,
Бирәсем килә минем.
Озак яшә, әнием, дип,
Телисем килә бүген.

София Гобәйдуллина,
Кама Аланы 1нче урта мәктәбенең 3 Б сыйныф укучысы

 

Кояш көлә!

Нинди матур, кояш чыккан,
Елмаеп нурын сибә!
8 март көнендә,
Тәрәзәләрдән керә!
Куанабыз, шатланабыз,
Бар дөньябыз түгәрәк.
Әниебез очып йори
Әйтерсең лә күбәләк!
Озак яшә кадерлебез,
Син өебезнең нуры!
Шуңа күрә булсын әле,
Турдән анын урыны.

Алия Гарипова,
Кама Аланы 1нче урта мәктәбенең 4 А сыйныф укучысы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев