Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Мәсьәләне хәл итәргә җыеналар

Шәһәребездә транспорт реформасы буенча чираттагы киңәшмә узды. Сүз уңаеннан, маршрут челтәрен җайга салу эшенә тендерны Санкт-Петербургның Территориаль үсеш һәм транспорт инфраструктурасы фәнни-тикшеренү институты откан. Белгечләр инде планнар да билгеләгән.

Алар барлык шәһәр, вахта, сезон маршрутларын тикшерәчәкләр. Эш юлларга капиталь ремонт ясау исәбе белән дә башкарылачак. Мәсәлән, киләсе елда Шинчылар урамы юлын тәртипкә китерергә ниятлиләр, Тынычлык урамында төзелүче «Рамус Молл» сәүдә үзәге янындагы транспорт узелын да өйрәнәчәкләр.
Ярдәмгә үзиреклеләр килер. Түбән Кама химия-технология институты студентлары автобусларда көннең төрле вакытында йөреп, транспортта һәм тукталышта булган халыкны видеокамерага төшерәчәкләр. Депутат Екатерина Юртаева актив пенсионерларны да җәлеп итәргә тәкъдим керткән. Алар – җәмәгать транспортында иң еш йөрүчеләр. Планнарда – шәһәрнең төрле районнарында да сораштыру үткәрү. Ә бу түбәнкамалылар үз тәкъдимнәрен дә кертә алачак дигән сүз.
Институт белгечләре маршрутны «өй – эш-уку йорты» схемасы буенча төземәкче. Түбән Кама предприятиеләре читтә калмас. Автобус маршрутлары буенча йөрүче таксистлардан да ПАТП шактый зыян күрә, шуңа күрә аларга карата да чаралар күреләчәк.
«Түбән Кама Нефтехим»ның транспорт һәм логистика идарәсе начальнигы Вячеслав Матросов тикшерү нәтиҗәләрендә икътисади күрсәткечләр белән таныштыруны сорады.
«Калабыз актив төзелә. Тик менә шуның аркасында калганнарын эшләп өлгермибез. Шуңа күрә яңа йортларда яшәүчеләргә балаларын мәктәп-бакчаларга илтер, үзләренә эшкә барыр өчен машина сатып алырга туры килә. Шәхси транспортның күп булуының юлларга да тәэсире бар, кесәгә дә нык суга. Бу моментларны да исәпкә алсак иде», – диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Фото nijnekamsk.bezformata сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев