Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Хөрмәт хисе белән искә алдылар

14 ноябрьдә якташыбыз, бөек шәхес, Түбән Каманың Мактаулы гражданины Николай Васильевич Лемаевка 90 яшь тулган булыр иде. Аның исеме шәһәребез тарихына гына түгел, илкүләм нефть химиясе сәнәгате тарихына да уелып язылган. Бу уңайдан, 13 һәм 14 ноябрьдә төрле тантаналы чаралар узды.

13 ноябрьдә Лемаев скверында аның һәйкәле янында митинг үтте. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, Николай Васильевичның кызы Татьяна Кондратьева, туганнары, элекке хезмәттәшләре, дуслары катнашты.
– 1963 елда Түбән Камага килеп, Николай Лемаев химия комбинаты һәм шәһәр төзелешенә җитәкчелек итте. Кыска вакыт эчендә калабыз республика һәм ил күләмендә иң зур сәнәгать үзәге булып әверелде, – диде Айдар Метшин үз чыгышында. Аннары барлык килгән кешеләр һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.
Гомумән, Лемаев исеме белән бәйле урыннар Түбән Камада елдан-ел арта гына бара. Көллият, мәйдан, сквер, аэропорт аның исемен йөртә. Инде менә үзе яшәгән Мәктәп бульварындагы 8нче йортта мемориаль такта куелган. 13 ноябрьдә аны ачу тантанасы да узды.
Чаралар Халык иҗаты йортында дәвам итте. Николай Лемаевны, чыннан да, күп кеше хөрмәт хисләре белән искә ала. Беренче төзүчеләр, концерт башланганчы, бер-берсе белән күрешеп, хатирәләре белән уртаклаштылар.
Истәлекләр сәхнәдән дә яңгырады. Николай Лемаев белән иңгә-иң торып эшләгән хезмәттәшләре аның гаделлеге, киң күңеллелеге, профессиональлеге турында сөйләделәр.
– СССРның Министрлар советы тарафыннан химия комбинаты төзелеше дүрт тапкыр туктатылган. Әмма Николай Лемаевның үҗәтлеге һәм тырышлыгы белән эш кабат җайга салынган. Ул «Нефтехим» предприятиесе белән 22 ел җитәкчелек итте. Шул вакыт эчендә предприятиедә уникаль технологияләр гамәлгә кертелде, 120 төр продукция җитештерелә. Химия тармагында эшләүче гаилә династияләре дә шактый. Хәзер Түбән Кама – илебезнең заманча һәм имин шәһәрләренең берсе, – диде Татарстан Президенты.
Чарага күптөрле дәрәҗәле кунакларны чакырганнар. Концертны танылган Россия алып баручысы, СССРның Үзәк телевидениесе дикторы, артист, РСФСРның атказанган артисты Ангелина Вовк һәм якташыбыз, җырчы Әмир Әхмәдишин алып барды. Бер-бер артлы Казаннан килгән артистлар чыгыш ясадылар. Мәскәүдән үк чакырылган танылган җырчы Ренат Ибраһимовны тамашачылар аеруча җылы каршы алдылар. РСФСРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты үзе белән Николай Лемаев арасындагы дуслык турында әйтеп үтте. Җырчы еш кына Түбән Камада химиклар алдында чыгыш ясаган икән.
Кайбер чакырылган кунаклар, мәсәлән, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм Николай Васильевичның тормыш иптәше Эсфирь Ефимовна, кызганычка, чарага килә алмаган, әмма алар теләкләрен, истәлекләрен яздырган видео җибәргәннәр.
– Әтине хәтерләүче, искә алучы кешеләрнең күп булуы, аны яхшы яктан гына искә алуларын тыңлау, әлбәттә, күңелле. Эше дәвам итүе дә куаныч өсти, – дип тәэсирләре белән уртаклашты кызы Татьяна Кондратьева.
14 ноябрьдә исә көндез Лемаев беренчелегенә җиңел атлетика ярышлары узды, кичен түбәнкамалылар алдында Боз сараенда Мәскәү артистлары чыгыш ясады.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Руслан Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев