Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Гаеплесе табылган

Тунгуча елгасын пычратучы ачыкланган.

Онытмаган булсагыз, октябрь урталарында Иштирәк авылы халкы елга суының ак төскә керүе һәм күбек җыелуы турында хәбәр иткән иде. Ул вакытта урынга экологлар килеп, су пробалары алып, биш көннән нәтиҗәсен әйтергә вәгъдә бирсәләр дә, нәтиҗәне озак көтәргә туры килде. Шушы көннәрдә табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вәкилләре анализ нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Алар мәгълүматы буенча «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖе буфер буаларыннан елгага агынты суларын җибәргән. Моны анализлар да дәлилли, мәсәлән, Тунгуча суында марганец буенча күрсәткечләр – 30, аммонийион буенча – 17,6; аллюминий буенча 14 тапкыр артык булган. «Түбән Кама Нефтехим» га карата административ беркетмә төзелгән. Предприятиене 300 мең сумга кадәр штраф көтә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X