Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Транспорт мәсьәләсе кайчан чишелер?

“Автобус” дигәннән генә шәһәрдә автобуслар артмый

Кышкы салкыннар якынлашкан саен, шәһәрдә җәмәгать транспорты проблемасы бөтен кискенлеге белән килеп баса. Транспорт реформасына кагылышлы сораулар күп җыелган. Аларга җавап бирү өчен, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш һәм проект идарәсе буенча урынбасары Ленар Әхмәтов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән матбугат киңәшмәсе уздырды.

Беренче чиратта – автопаркны тулыландырырга

Вахта маршрутларын шәһәрнекеләр белән барыбер берләштерәчәкләр. Дөрес, әлегә бу карар кичектерелде. Шәһәр автопаркының техник торышы мәсьәләсе беренче планга күчте. "Хәзер автобус паркы 100 процент тузган. "Горэлектротранспорт"та тузу якынча 80-90 процент тәшкил итә. Безнең беренчел бурыч – яңа транспорт алу", – дип сөйләде Ленар Әхмәтов.

Әмма бу проблеманы хәл итү өчен шактый акча кирәк булачак. Муниципалитетның үз көче белән генә гомуми хәлне тамырдан үзгәртеп булмый. Шәһәр хакимияте, республика хөкүмәте белән берлектә, Түбән Каманы «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» программасына кертү буенча Россия Транспорт министрлыгы белән актив эш башлады. Проектка кергән очракта, 24 яңа автобус сатып алу мөмкинлеге булачак. Тик шәһәр бары тик шушы финанслауга гына ышанып тормый.

Маршрутларны оптимальләштерү…

Хәтта 24 автобус та транспорт проблемасын тулысынча хәл итә алмаячак. Шәһәр, Татарстан хөкүмәте һәм Транспорт министрлыгы белән берлектә, лизингка урта сыйдырышлы 30 автобус сатып алу мөмкинлеген карый. Бу пассажирлар ташучыларның чыгымнарын шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк. Параллель рәвештә, Санкт-Петербург белгечләре, вахта автобуслары белән берләштерүне исәпкә алмыйча, яңа маршрут челтәре проектлау белән шөгыльләнә. Алар 30 минут эчендә түләүсез күчереп утырту мөмкинлеге булган маршрутлар санын кыскартырга тәкъдим итәләр. “Шәһәр эчендәге маршрутларны оптимальләштерү аларның эшен тагын да нәтиҗәлерәк итәргә һәм халыкның күбрәк өлешенә хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Хәзер пассажирлар йөртүчеләр белән берлектә маршрутлар һәрьяклап өйрәнелә. Маршрутларның күпчелеге үзгәрмәячәк", – диде Ленар Әхмәтов.

Тарифлар буенча...

Бурыч – пассажир транспортында йөргән өчен акчалата түләү системасын минимумга калдыру. Моңа ирешү өчен гражданнарның түләү ысулларына һәм категориясенә карап, төрле юл бәяләре билгеләү планлаштырыла. Әгәр проект тормышка ашса, транспортта йөргән өчен акча белән түләү – 35 сумга, банк картасы буенча – 30 сумга, транспорт картасы буенча – 25-27 сумга һәм бердәм социаль йөртү билетлары буенча 20 сумга төшәчәк.

“Җәмәгать транспортыннан даими файдаланучыларның күпчелеге өчен бәя үзгәреше артык зур түгел. Хәзерге вакытта пассажирлар агымы елына 7 миллион тирәсе тәшкил итә. Гамәлдәге маршрут челтәре булганда, хәзерге тарифлар барлык чыгымнарны капларга мөмкинлек бирми", – дип ышандырды җитәкче.

“Лотос” автобусы

Дүшәмбе көнне, беренче маршрут буенча йөрүче «LOTOS 105» маркалы автобус линиягә чыкты. Тест нәтиҗәләре буенча, аны шәһәр ихтыяҗлары өчен сатып алу турында карар кабул итәргә җыеналар. Сүз уңаеннан, яңа автобуслардан тыш, транспорт челтәренә яңа юллар да кертеләчәк. Аерым алганда, шәһәр хакимияте Шинчылар проспектының яңартылган участогына исәп тота, ул әлегә җәмәгать транспорты хәрәкәте өчен файдаланылмый. Тынычлык проспектының Корабельная урамы белән кисешкән юл чатына кадәр булган участокны да яңа маршрут челтәренә кертәчәкләр.

“Автобус һәм трамвай йөртүчеләр тигез акча эшли алсын өчен, автобус маршрутлары белән трамвай челтәрен кабатламаслык итеп эшләргә кирәк”, – дип ассызыклады Ленар Әхмәтов.

Шәһәребез уңайлы автобусларга лаек

Хакимият аз сыйдырышлы автобусларда пассажирлар ташуга бәйле проблемаларны хәл итү мәсьәләләрен карамый. Чөнки андый транспорт хәрәкәт интервалларын кыскартса да, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен җайсыз булачак.

“Транспорт, ким дигәндә, түбән идәнле уртача сыйдырышлы һәм магистраль маршрутларда күп сыйдырышлы автобуслар булырга тиеш. Безнең шәһәр уңайлы автобусларга лаек", – дип нәтиҗә ясады брифингны Ленар Әхмәтов.

Түбән Кама «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» программасына кертү ел ахырына планлаштырыла. Лизинг килешүе, шулай ук, 2021 елның ахырында төзелергә тиеш. Яңа транспортның беренчеләре декабрь-гыйнвар айларына кайтыр дип көтелә. Барысы да акчаларның кайчан күчүенә бәйле.

Кирилл Давкаев

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев