Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада «Туган ягым: дастаннарда, кыйссаларда» дигән бәйрәм кичәсе узды

Халык иҗаты йортында, Россия халыкларының Мәдәни мирас елы кысаларында, «Туган ягым: дастаннарда, кыйссаларда» дип исемләнгән тантаналы чара узды.

Бүген Түбән Кама муниципаль районында 50дән артык милләт вәкиле яши. Алар үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын кадерләп саклый hәм хөрмәт итә.

Бинаның фойесында төрле милләт вәкилләре үзләренең затлы киемнәре, гореф-гадәтләре hәм милли ашлары белән таныштырды.

Ә бераз соңрак бәйрәм тамаша залында дәвам итте.  Милли оешмалар вәкилләре җырлар, әкиятләр һәм биюләр аша һәр халыкның матурлыгын һәм үзенчәлеген күрсәттеләр. Чыгышларны тамашачылар бик җылы каршы алды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев