Туган як

Түбән Камада Ркаил Зәйдулланың юбилеена багышланган очрашулар узды

Бу көннәрдә Түбән Каманың милли-мәдәни тормышы вакыйгаларга бай булды.

 Шуларның иң әһәмиятлеләреннән берсе – шәһәребезгә республика башкаласы Казаннан танылган язучылар килү. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә бер төркем каләм ияләре – Вахит Имамов, Вакыйф Нуриев, Факил Сафин, Ләбиб Лерон, Газинур Морат, Зиннур Мансуров, Илсөяр Ихсанова, Лилия Гыйбадуллина һ.б. Түбән Каманың истәлекле урыннарында – Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә, Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә, халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музеенда һәм Туфан Миңнуллин исемендәге Татар драма театрында булып, иҗат һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән очраштылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: