Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шәhәрдә олылар өчен поликлиника төзеләчәк

Түбән Камада олылар өчен поликлиника төзү планлаштырыла.

Бу хакта шәһәр мэриясенең рәсми сайтында турыдан-туры эфир вакытында Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин сөйләгән.

Поликлиника өчен урынны сайлаганнар инде. Ул 51нче микрорайонында (Корабельная урамындагы кырда) булачак.

“Хәзер участокны муниципаль милеккә күчерү, аны сатып алу өчен җир милекчесе белән сөйләшүләр алып барабыз, инде аннары анда өлкәннәр поликлиникасы төзеләчәк”, — дип белдергән Рамил Муллин.

Башкарма комитет җитәкчесе сөйләвенчә, исәпләүләр буенча Түбән Кама кебек шәһәргә өч олылар һәм өч балалар поликлиникасы кирәк. Әлегә шәһәрдә алар икешәр. Өченче балалар поликлиникасы Тынычлык проспектындагы 49-нчы микрорайонда төзеләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев