Туган як

Түбән Камада яңа балалар поликлиникасы төзеләчәк

Шәhәрнең 49 нчы микрорайонында балалар поликлиникасы барлыкка киләчәк

Бу хакта “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе баш табибы Рамил Хәмидуллин хәбәр иткән.

“Әлеге инициатива ТР сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан хупланды, документлар федераль программага кертү өчен Мәскәүгә җибәрелде”, – дигән Р. Хәмидуллин.

Моннан тыш, педиатрия стационарында 2021 елда башланган ремонт эшләре дәвам итә. Сентябрь ахырында 2 нче катта, ә 2023 елда ремонт тулысынча тәмамланачак дип планлаштырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: