Туган як

Сентябрьгә әзер булачак

«Надежда» социаль-тернәкләндерү үзәгендә капиталь ремонт башланды, ул яңа федераль программа ярдәмендә мөмкин булды. Сентябрь башына биредә ике корпусны тулысынча яңартырга планлаштыралар.

Бу күптән көтелгән вакыйга. «Надежда» үзәге 30 ел элек төзелгән, шуннан соң бер капиталь төзекләндерү дә үткәрелмәгән. «Төзүчеләр проспектындагы беренче корпуста администрация һәм мәктәп-интернат, ә Бакый Урманче урамындагы икенче корпуста –мәктәпкәчә бүлек һәм тернәкләндерү үзәге урнашкан. Һәр ике бина да тулысынча төзекләндереләчәк», – дип аңлата «Надежда» үзәге директоры Нина Буханова.

Әлеге ремонт эшләре уку процессына берничек тә йогынты ясамаячак. Уку процессын өзлексез итү өчен алдан ук барлык шартлар да тудырылган. Өч балалар бакчасында төркемнәр бүлеп бирелгән. Аерым керү юллары булган уңайлы бүлмәләр тәкъдим ителгән.

Быел РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча яңа федераль программа гамәлгә ашырыла башлады. «Шәһәрдә һәм районда барлыгы алты объект яңартылачак. «Надежда» – шуларның берсе. Сентябрь башына без ремонт эшләрен тулысынча төгәлләргә планлаштырабыз», – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: