Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Һәркем үз тәкъдимен кертә ала

Киңәшле эш таркалмас

«Түбән Кама – 60» программасы якындагы биш елга шәһәр һәм районның үсеш стратегиясен билгели. Әгәр сез шәһәр һәм район тормышына битараф булмасагыз һәм төзекләндерү, үстерү буенча фикер-тәкъдимнәрегез бар икән, сез аларны «Шәһәр карарлары бюросына» җибәрә аласыз.

Программа төрле өлкәләрдәге проектларны үз эченә ала. Май аенда район җитәкчелеге хөкүмәт һәм сәнәгать предприятиеләре белән килешү төзергә планлаштыра.

«Хәзер бернәрсәне дә кулдан ычкындырырга ярамый, шуңа күрә һәркемнең программа кысаларында тәкъдимнәрен кертүе мөһим», – диде Түбән Кама муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин.

Шәһәр үсешенә кагылышлы фикер-тәкъдимнәрегезне «Түбән Кама-60» тамгасы белән smi.nk@mail.ru электрон почтасына «Шәһәр карарлары бюросына» https://vk.com/buronk, sabalena@yandex.ru электрон почтасына җибәрә аласыз.

Шушы программаны үтәү максатыннан укытучылар, табиблар, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте хезмәткәрләре, блогерлар очрашулары булды. Соңгы фикер алышу физик мөмкинлекләре чикле кешеләр белән узды.

Шәһәрдәшләр җиткергән бар тәкъдимнәр белгечләр тарафыннан туплана һәм анализлана. Аларның иң яхшылары «Түбән Кама-60» программасы кысаларында тормышка ашырылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев