Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Муса Җәлил hәйкәленә чәчәк салдылар

Түбән Камада бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулуны зурлап билгеләп үттеләр.

Шагыйрьнең hәйкәле янына язучылар, шагыйрьләр, аның иҗатын сөючләр җыелды. Геройны искә алырга Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин да килде.

Бу истәлекле көнне Татарстанда гына түгел, Россиянең кайбер шәһәрләрендә дә искә алдылар. Халык иҗаты йортында шагыйрьгә багышланган концерт булды. Анда балалар бию ансамбле һәм башка иҗат коллективлары чыгыш ясадылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев