Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Күпбалалы гаиләләрнең укучы балалары мәктәптә бушлай тукланачак

1 апрельдән 18 яшькә кадәрге дүрт һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрнең укучы балалары мәктәптә бушлай тукланачак

Күпбалалы гаиләләрдән 1114 баланы тәэмин итү өчен быел 8 миллион сумнан артык өстәмә финанслау кирәк булса да ярдәм чаралары дәвам итәчәк. Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин хәбәр иттте. «Без күпбалалы гаиләләргә кагылышлы хәлне тулысынча анализладык һәм бу ярдәмне саклап калу турында карар кабул иттек. Шулай ук, кыен хәлдә калган аз керемле гаиләләргә дә ярдәм итү мөмкинлеген эзләячәкбез. Авыл җирлекләре башлыклары, җирле үзидарә рәисләре, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләреннән урыннарда бу мәсьәләне тагын бер кат анализлауларын сорыйм», – диде ул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев