Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Эш тулы куәтенә бара

Муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру һәм күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү буенча эшнең барышын бәяләде.

Быел «Безнең ишегалды» президент программасы кысаларында шәһәрдә һәм районда барлыгы 69 ишегалды төзекләндереләчәк.

Рамил Муллин җитәкчеләр белән Химиклар урамындагы 72г һәм 72д номерлы күп фатирлы йорт яны территориясен карады. Биредә ишегалдында машиналар йөри торган юл тәртипкә китерелгән. Озакламый тротуарларга асфальт җәеләчәк, балалар һәм спорт комплекслары өчен мәйданчыклар булачак. Ял итәргә эскәмияләр, урналар һәм урам фонарьлары урнаштырылачак.

Бу йортларда яшәүчеләр дә территорияне төзекләндерүгә үз өлешләрен кертергә җыена – алар йортлар янында алмагачлар утыртачаклар.

Рамил Муллин шулай ук капремонт кысаларында фасад эшләре барышын бәяләде. Тиздән Бызов урамындагы 22 һәм 22а номерлы күп фатирлы йортлар фасадлары яңартылачак. Бүгенге көндә эшчеләр йортларның фасадын җылыталар. Түбән Камада һәм районда күп фатирлы 111 торак йорт капиталь төзекләндерү кысаларында ремонтланачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев